Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акчаңнан колак какмыйм дисәң

Банк карталарыннан урлаулар шактый. Әйтик, узган атнада гына 27 яшьлек яшел үзәнле – 20756 сумын, 63 яшьлек пенсионер – 12500 сумын, 51 яшьлек хатын-кыз ике картасыннан 61278 сум 30 тиенен алдырган.

Банк карталарыннан урлаулар саны артуның сәбәбе шунда ки, акчасыз түләүләр һәм күчерүләр үсә: Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, узган ел россиялеләр бер-берсенә 27,4 трлн сум акча күчергән. Чагыштыру өчен, сатып алуга россиялеләр карталарыннан — 21 трлн сум акча калдырган.
Тиз арада күчерү хезмәте аерым бер проблема булып тора: берничә секунд эчендә смс җибәреп чит картага 100 мең сум акча күчерергә мөмкин. Дөрес, бу бик җайлы, әмма нык куркыныч. Әгәр кеше җинаятьчегә акча күчергән икән, әлеге кеше аны шунда ук кесәсенә салып куячак. Зыян күрүче банк һәм полициягә гариза язган арада, карак акчаларны башка счетка күчерергә яки акчаны тотып бетерергә өлгерәчәк.
Җинаятьчеләрнең тозагына эләкмим дисәң,
беркемгә дә исем, фамилия, картаның гамәлдә булу вакытын һәм арткы яктагы куркынычсызлык кодын, смс аша килгән кодларны әйтмәгез.
Картаны караучысыз калдырмагыз, кибеттә сатучы яки официант кулына аны тоттырмагыз.
Барлык операцияләрне дә раслаучы пин-код уйлап чыгарыгыз.
Бары интернет аша түләүләр өчен тотырга дип өстәмә карта чыгарыгыз.
Билгесез месенджерлардан килгән смс хәбәрләрдәге сылтамаларга басмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев