Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акча табу авыр, югалту – җиңел

Эчке эшләр идарәсеннән җибәрелгән сводкага карасаң, исләрең-акылларың китәрлек инде.

Ничек алдый беләләр дә, ничек халык алдана...

Ялганчыларга бөтен яктан да юллар ачык. Социаль челтәрләр аша да була, мобиль телефоннар да аларга зур булышчы. Урамга чыгып, чегәннәр кебек «давай погадаю» дип йөрисе, фатирлар басып та торасы түгел. Рәхәткә чыктык барыбыз да. Әмма кемгә – рәхәт, кемгә – кайгы.
Мошенниклар коралының берсе – корбаннарына «санкцияләнмәгән кредит алыну» турында хәбәр итү. Әлбәттә, алар шалтыраткан һәрбер кеше моңа ышанадыр дип әйтеп булмый. Ничә проценты бу кармакка эләгәдер, әйтүе авыр, чөнки алданганнар гына хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Алданмаганнар – юк. Узган атналарда гына да безнең шәһәр һәм ра йонда шундыйлар шактый булган. Әйтик, 35 яшьлек яшел үзәнле санкцияләнмәгән кредит алуны туктату тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән билгесез затларга банкомат аша 622 мең сум акчасын күчереп куйган. 53 яшьлек хатын-кыз шундый ук сәбәп белән билгесез затның банк картасына 509 мең сум акчасын күчерә алган. 24 яшьлек яшел үзәнле исә, исәп-хисабыннан 404 мең сумын мошенниклардан урлаткан. 41 яшьлек ир-ат кредит алуны туктату өчен, ялган банк хезмәткәренә ышанып, 350 мең сум акчасыннан колак каккан. Саный китсәң, яшел үзәнлеләр миллионлаган суммаларда акчаларын кеше кесәсенә салуын дәвам итә.
Тагын бер очрак игътибарга лаек: 52 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, аны брокерлык сайты аша 2021 елның октябреннән бу көнгә кадәр алдап килгәннәр. Нәтиҗәдә ул 1114641,23 сумын югалткан. Ә менә шушы көннәрдә генә аның банк картасыннан билгесез зат 111403 сумын урлаган.

Бик кызганыч! Хәзер аферистларның эзенә төшүе җиңел булмас. Дөрес, ниндидер табыш эзләү максаты белән яшәгәндә булган акчаңны арттыру да әйбәт эш, әмма бик куркыныч. Тиз генә югалтуың да бар. Бу очрак шундыйларның берсе. Бик игътибарлы һәм грамоталы булырга кирәк. Акча мәсьәләсендә бигрәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев