Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акча нәрсәгә тотылачак: Яшел Үзәннең ике территориаль иҗтимагый үзидарәсе (ТОС) республика грантларына ия булды

«Загородная» территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) «Татарстан Республикасының иң яхшы ТИҮ» республика конкурсында җиңеп чыкты, ә аларның Гәр коллегалары - иң көчле бишлектә. Бу ике иҗтимагый оешма икесенә бергә 960 мең сумлык грант отты!

Әлеге конкурс - ел саен уздырыла, республика аңа 50 млн. сум бүлеп бирә, теге яки бу дәрәҗәдә 120 үзидарә структурасы бүләкләнә.

«Загородная» ТИҮ инде ике тапкыр, 2015 һәм 2018 елларда әлеге ярышларның «бронза» призеры булды. Акча кая тотылачак дигән сорауга «Гари» ТИҮ рәисе Юрий Калашников поселок халкы күптән инде үз спорт мәйданчыгын булдыру турында хыяллана, алар аны җирле җәмәгатьчелек тарафыннан төзелгән сквер янына урнаштырырга телиләр, дип җавап бирде.


- Ә тагын сумманың бер өлешен бүләкләр өчен калдырабыз, - дип өсти Юрий Алексеевич. - Без - балаларны Яңа ел бүләкләре белән сөендерүче бердәнбер ТИҮ бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев