Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акча колына әйләнмәсәк иде

Күңелемдәгесен әйтәм

Киленемнең киченнән суы китте һәм бала тудыру йортына керде. Сабыйның зур булуы да, аңа кадәр ике апасының да балаларын табигый юл белән тудыра алмаганнары медикларга билгеле иде. Әмма шулай булуга карамастан, тәүлек буе диярлек ут эчендә борчылдырып тотканнан соң, аңа операцияне иртәгәсен кичкә таба гына ясадылар. Акча китерегез, шунсыз «кесерово» ясамыйлар дип шалтыратып әйтергә, нигәдер телефоны да үзендә булмаган. Әгәр дә турыдан-туры сораган булсалар, китереп биргән булыр идем акчасын да. Киленемне жәлләп үзәкләрем өзелде. Бездәге бала тудыру йортында эшләүчеләр Аллаһтан да, йөкле хатыннар рәнҗешеннән дә курыкмый икән. Ул күз яшьләре үзләренә төшмәсә, балаларына төшәргә мөмкин, Аллаһ сак ласын! Бала таптыру бит аларның эше, үзләренең сайлап алган һөнәрләре. Нигә бу медиклар шуның кадәр азды икән? Кибетчегә бит беребез дә, син көне буе кассада эшләп аргансыңдыр, эшең катлаулы, дип акча биреп калдырмый. Ә нигә медикларга хезмәт хакларыннан тыш барлык авыручылар, бала табучылар һәммәсе кесәләреннән акча чыгарып бирергә тиеш?! Һәр операция өчен аларга өстәмә түләү бара бит. Оятсызлар! Прокуратурага бармаган өчен рәхмәт әйтсеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев