Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Ак яулыклы дәү әнием”

Осиново бистәсенең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы күптән түгел “ Ак яулыклы дәү әни” бәйгесен уздырды.

Осиново бистәсенең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы күптән түгел “ Ак яулыклы дәү әни” бәйгесен уздырды. Татар халкының борынгыдан калган гореф – гадәтләрен, акыллы гыйбарәләрен бу чарада дәү әниләребез бик матур итеп күрсәтте. Гимназиянең укытучылары, бистәбезнең дәү әниләре һәм аларның оныклары бәйрәмгә бик теләп әзерләнде. Барысы да татар халкының милли киемнәреннән килгәннәр иде. Мәдәният йоры тулы халык, алар үз милләтебез белән горурланып, сокланып, шулай ук элекеге тарихыбызны сагынып утырдылар.

Ә бәйге булгач, аның бәяләүчеләре дә булды. Алар: Бөтендөнья татар конгресының Яшел Үзәндәге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Әлфия Мирхәйдәрова, Осиново бистәсенең үзидәрә башлыгы Альберт Сәлимов, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, гимназия директоры Гөлинә Саттарова, шулай ук гимназиянең өлкән һәм хөрмәтле укытучысы Зөлфия Габделхәева, бистәбезнең “Хлебница” пекарнясы җитәкчесе Лилия Булатова.

“Ак яулыклы дәү әни” кичәсен гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Корманова Зилә һәм Осиново бистәсендәге “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Рәмзия Муллахмәтова бик җанлы итеп алып барды.

Кичә вакытында шушындый шигъри юллар күңелгә килде:

Үтә гомер аккан сулар кебек,

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр яшь икән?

 

Дәү әниләребез, чыннан да яшь, чибәр, булдыклы иделәр. Алар шигырьләр сөйләде, җырлады, догалар укыды, мөнәҗәтләр көйләделәр. Ә оныклары дәү әниләренә багышлап презентацияләр эшләп килгәннәр. Аларга сокланмый мөмкин түгел иде. Оныклар да үз осталыкларын күрсәтте: җырлады, биеде, оста итеп шигырьләр сөйләделәр. Әгәр кулларыннан килсә, бар дөньяны бүләк итәрләр иде.

Бәйрәм дәвамында дәү әниләр туган ягыбызның кырларында үскән шифалы үләннәр турында белемнәрен күрсәтте, үләннәрнең дәвалау серләрен ачты. Һәрбер дәү әни Ризаэтдин Фәхретдиннең тәрбиягә кагылышлы  хәдисләренә нигезләнеп, үз фикерләрен әйтте. Шулай ук аш – суга бик осталыкларын да тәкъдим иттеләр. Үзләре пешергән милли ризыкларын алып кигәннәр иде. Тамашачылар белән дә чәй ризыклары пешерү серләрен уртаклаштылар.

Соңыннан аларны бистәбезнең сәнгать осталары котлады.

Соңгы сүз итеп аларга бары тик шуны телисе килә:

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта,

Яшәү яме, дөнья иминлеге,

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

 

Рәмзия Муллахмәтова,

Осиново

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев