Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак ут кирәк иде, нигә сары?» фоторепортаж 2нче өлеш

Олы Яке авыл җирлегендә җыенны (хәзергечә итеп әйтсәк – сессияне) халык такмаклары ачып җибәрде: Син булырсың кодагый, Мин булырмын кодагый. Ике күрше арасында, Андый хәлләр булгалый! Амин, шундый хәлләр булгалап, шулай кавышып, гаилә корырлык яшьләр булып торсын авылларда.


Әлеге юнәлештә башка җирлекләр белән чагыштырганда, Олы Якедә хәлләр алдарак. Чөнки, бу яклар гөрләп тора, елдан-ел төзекләнә, яңа йортлар калка. Бик тырыш, булдыклы халык яши биредә. Эш, дип, басма матбугатка язылучылар да бик аз, укырга вакытлары юктыр, күрәсең. Җирлек башлыгы Фирая ханым Фәйзуллина сүзләренә караганда, туучылар да аз, узган елда нибары 6 бала дөньяга аваз салган. Мин эшли башлаганда – 32 иде, дип искә алды ул. Бер яктан караганда, бу – сөбеһанАллаһ, дип әйтерлек. Чөнки бер генә бала да тумаган авылларның чуты юк. Ә бакыйлыкка күчүчеләр, бөтен җирдәге кебек, күбрәк. Өч тапкырга.
Бу җирлектә зарланырлык зур мәсьәләләр юк, дияргә була. Инде ничә елдан бирле бер үк сумма – кеше башыннан 300 сум үзсалым акчасы җыела һәм аңа билгеләнгән эшләр үз чираты белән башкарылып килә. Кайбер очракларда республика программалары ярдәм итә. Юллар төзекләндерелә, урамнар яктыртыла. Тик менә шул утларның төсен ошатмыйча, нигә сары, ак кирәк иде, диючеләр дә бар икән.
– 2020 елда үзсалым акчасын уразлылар гына зират тирәсен төзекләндерүгә тотачак, калган авыллар вак таш алуны сорады, – дип хисап тотты Фирая Фәйзуллина. –  Авыл җирлегендә 6 зират бар. Аларны җыештыру буенча өмәләр оештырыла. Әмма Якедә бу эш бик авыр башкарыла, гел шул бер үк кешеләр. Ә калганнар үз туганнары каберен генә тәртипкә китерә дә кайтып китә. 4,5 гектар бит ул, берничә кеше ничек башкарып чыксын аны?! Бердәм рәвештә катнашсагыз иде. Урамнарны кардан чистартучы Каратмән егетләренә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Шәһәр урамнары да алай чиста түгел.
Җирлектә ике мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  төрле чаралар оештыра. Каратмән белән Уразлыга яңа клуб кирәк. Соңгысына бу юлы бәхет елмайды, быел 50 урынлы  клуб төзеләчәк. Ике медпункт халыкка хезмәт күрсәтә. Шулай ук, Уразлыга яңа ФАП та кирәк икән әле. Чөнки хәзергесе авария хәлендә. Олы Яке мәктәбендә 38 бала белем ала, балалар бакчасында 21 сабый тәрбияләнә. Участковый да әлеге җирлекне яхшы яктан гына телгә алды: «Бу иң тыныч зона, криминал юк дәрәҗәсендә. Сезнең җитәкче белән безгә эш тә юк. Ул шалтырата да, бездә проблема бар иде, мин аны җайладым, ди».  Фирая Барый кызы халык белән тыгыз элемтәдә, аларның гозер-үтенечләрен, проблемаларын чишәргә ярдәм итеп, хезмәт итә. Җыенда авырткан мәсьәләләрен район һәм төрле хезмәт  вәкилләренә җиткерүчеләр дә шактый булды.
– Мунчаларыбыз бар, утын кирәк. Аны җыю тәртибе нинди?
– Хәзерге закон буенча, урманда ауган агачларны үзегез керәсез дә, җыясыз. Әмма  трактор, бензин пиласын эшкә җигәргә ярамый, – диде урман хуҗалыгы хезмәткәре Рәис Закирҗанов.
– Лейкозлы терлекләрне тапшырып бетерәбез, ә дәүләт тарафыннан ярдәмне ничек алырга?
– Моның өчен лейкозлы терлек тапшырганга һәм яңасын сатып алганга белешмә кирәк. Сатып алганда бер башка  10 мең сум акча бирелә, – дип җавап бирде баш ветеринар Физзәт Фәхретдинов. – Һәм исегезгә төшерәм, Яшел Үзән районында яшәүчеләр өчен сөт продуктларына медицина белешмәсе – бушлай.
– Районның морг эшенә берәр ничек йогынты ясау җаен табып булмасмы икән?  Мөселман дине кагыйдәләрен исәпкә алсыннар иде. Аннары, мәетләрнең барысын да яру мәҗбүрилеге борчый. Без ялгызларны кем алып барыр да, кем алып кайтып күмәр?
– Бу мәсьәләне көн кадагына алабыз. Морг эше закон нигезендә башкарыладыр ул. Шулай да, Диния нәзарәте белән әлеге мәсьәләне күтәрергә тырышырбыз, – диде ра­йон башлыгының беренче урынбасары Марат Усманов.
– Нигә без концертларга Карагуҗага йөрибез? Олы Якегә нигә килми артистлар?
– Димәк, Карагуҗа халкы актив рәвештә концертларга йөри. Ә бездә 15-20 кеше чыга клубка. Әгәр дә без 200 тамашачы җыя алабыз икән, артистлар килә, концерт куя. Кеше җыелмаганга бездән ничә тапкыр кире киттеләр бит инде, – дип аңлатты Олы Яке мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова.
Менә шундыйрак проблемалар күтәрелде биредә.
– Үзебездә халык бик яхшы безнең. Эчкечеләребез дә калмады, урыннары оҗмахта булсын. Әмма читтән кайт­кан 2-3 гаилә үзәккә үтә, – дип, сүзен йомгаклады Фирая ханым. – Аларны ничек тәртипле тормыш алып барырга өйрәтергә, аптыраган. Бердәм һәм тату яшәп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Чыгышымны Флера Шәрипова сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
Җылы сүзләр генә дәшсен иде,
Бер – берсенә барча кешеләр.
Булсын иде янда һәрвакытта,
Авылдашлар, сезнең ишеләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев