Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Ак калфак”лы көрәшче нәфис затлар

Энҗе сәйләннәр белән бизәлгән кечкенә генә калфакларын кырын салып киюче туташ һәм ханымнарның кемнәр икәнен, аларның, хәзерге заманда кулланыштан төшеп калган баш киемен чигү өчен генә “Ак калфак” җәмгыятендә тормауларын күпләрегез белә.

Әйе, Татар конгрессы берләшмәсе белән тыгыз бәйләнештәге милли җанлы бу гүзәл затлар, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телебезне саклау, аларны хәзерге буын яшьләренә сеңдерү юнәлешендә күп эш башкара.

Районыбыздагы “Ак калфак”ның иң актив кызларының берсе, “Йолдызлык” балалар бакчасынында татар теле тәрбиячесе булып эшләүче Эльвира Мөхәммәтҗанова күптән түгел генә Чиләбегә барып тәҗрибә уртаклашып кайткан. Әлеге җәмгыятнең җәйге яллар алды  йомгаклау утырышында да шунда уздырылган “Татар кызы. Нәни энҗеләр” бәйгесе буенча фикер алышынды. Андый, Татарстаннан барган вәкилләрне дә сокландырып таң калдырырлык югары дәрәҗәдә оештырылган  чараның башлангычы ерак себер җирләрендә шытуы әрләндерә, әлбәттә. Моны, андагы татарларның активлыгы һәм юмартлыгы белән аңлатып буладыр. Чөнки бер генә конкурс та финанс ярдәмнән башка уза алмый, ә бездә милләтебезне саклау юнәлешендә башкарылган хезмәтләрне күтәреп алучыларга һәм булышырга атлыгып торучыларга кытлык. Әмма, бернинди дә киртәләргә карамый, бәйгене киләсе елларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уздырырга карар кылдылар. Эльвира бу йөкләмәне дә, моңа кадәр оештырган татар рухлы күркәм һәм тирән мәгънәле чаралары дәрәҗәсендә башкарып чыгар әле.

Гөлнара Вәлиева язмасының тулы вариантын газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев