Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән искиткеч бәйрәм – кораб төзүчеләр көне белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!

Хөрмәтле Яшел Үзән халкы! Кадерле дуслар!

Россия кораблары төзелешенең героик үткәне ил тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Корабелларның хезмәте һәм осталыгы Россиядә һәрвакыт хөрмәт һәм почетта булган. Флот дәүләт өчен аеруча әһәмияткә ия, иминлек һәм оборона сәләте гаранты булып, сәнәгать, икътисад үсешенә һәм тышкы элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итә. Заманча суднолар төзүчеләр, данлы тарихның лаеклы варис лары һәм дәвамчылары буларак, хәрби һәм гражданлык, транспорт һәм сәүдә, фәнни һәм техник, кәсеп, күңел ачу һәм башка бик күп максатлар өчен билгеләнгән йөзү корылмалары төзиләр. Димәк, талантлы, зирәк һәм җаваплы корабль төзүчеләргә ихтыяҗ гаять югары.

Яшел Үзән өчен суднолар төзелеше һәрвакыт Татарстан Республикасы һәм бөтен ил икътисады үсешенә зур өлеш кертеп, төп әһәмияткә ия булды.

Бүген тармак иң алдынгы сызыкка чыга - Яшел Үзән корабль төзүчеләре Россия генә түгел, ә халыкара базарларны да актив яулый. Кадерле суднолар төзүчеләр, сезнең эшегезгә бөтен җаныгыз белән тугрылыклы булуыгыз, үз эшегезгә ышануыгыз һәм тәҗрибәгез, катлаулы бурычларны үти белүегез һәм көчегез аркасында, стапельләрдән дөньяда тиңдәше булмаган көчле һәм сугышка сәләтле, тиз йөрешле һәм йөк күтәргеч, маневрлы корабльләр төшә - алар Россия флотының гына түгел, бөтен дәүләтнең алга таба үсешенә ярдәм итә. Кораблар төзү хезмәткәрләренең тәҗрибәсе һәм компетенцияләре, профессионализмы һәм новаторлыгы барыбызга да яңа җитештерү биеклекләрен алырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам.

Кадерле конструкторлар, инженерлар, эшчеләр һәм хезмәткәрләр, шулай ук, кораблар төзелешен үстерүгә багышлаган тармак ветераннары - бу бәйрәм көнендә Сезгә чын күңелдән яңа казанышлар, барлык планнарыгызның тормышка ашуын, нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телибез! Киль астында җиде фут!

Ренат Мистахов,  «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясе» АҖ генераль директоры

Михаил Подгорнов, «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясе» АҖ профсоюзлар ассоциациясе рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев