Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Россиянең Хәрби-Диңгез Флоты көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез!

Бу искиткеч бәйрәм - безнең ил – бөек диңгез державасының героик үткәне һәм хәзергесе символы.

Бу көнне без горурланып, хәрби диңгезчеләр буынының казанышлары турында сөйлибез, аларга Ватаныбызның бәйсезлеге һәм чәчәк атуы хакына күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Без диңгез сәфәрләреннән кайтмау чыларга хөрмәт күрсәтәбез, әмма ахырга кадәр үз хәрби бурычын үтәгән, флот хезмәтенең барлык кыенлыкларын уртаклашкан туганнарына һәм якыннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Бүген без бабалары һәм әтиләре эшен лаеклы дәвам итеп, сугышлар данына күмелгән Андреев флагын мәгърур йөртүчеләр белән горурланабыз.

Яшел Үзән судно төзүчеләре һәм проектантлары күп еллар дәвамында Россия флоты даны өчен эшләп, сугышка сәләтле һәм заманча флот – Россиянең иминлек гаранты һәм куәте булдыруга ярдәм итә. Идел елгасы буенда урнашкан шәһәребез, чынлап та, диңгез рухында. Яшел Үзән стапельләреннән дөньякүләм танылу алган корабльләр һәм катерлар төште, Яшел Үзән конструкторлары проектлары буенча илебезнең героик елъязмасына күп санлы якты битләр язган сугышчан берәмлекләр төзелде.

Алга таба да безнең Хәрби-Диңгез Флоты, гражданнарның тынычлыгын һәм иминлеген тәэмин итеп, Россия мәнфәгатьләре сагында ышанычлы торсын! Хәрби-Диңгез Флотына гомерен багышлаганнарга чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, хәрби һәм хезмәт казанышлары, Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек һәм байлык телибез! Бу бәйрәм һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы булсын!

Ренат Мистахов, «Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры
Михаил Подгорнов, «Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» АҖ Профсоюзлар ассоцияциясе рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев