Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» призерлары

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда 14-15, 16-17 яшьлек яшүсмерләр арасында ачык турнир булып узды.

«Ак Барс» сарае призына оештырылган мәртәбәле ярышта Яшел Үзән көрәш мәктәбендә тәрбия ләнүчеләр дә катнашып, үзләрен сынап карарга тырыша. Ярышларда йөреп кенә нәтиҗәгә ирешеп була. 
Турнирда тренер-укытучы Фирдүс Зәйнуллин кул астында шөгыльләнүче яшүсмерләрнең призлы урыннар алуы күп нәрсә турында сөйли. Укытучылары үзе дә ярышларда катнашып, яңа уңыш ларын күрсәтеп, аларга үрнәк булып тора. 
Яшь көрәшчеләрдән үз авырлык үлчәмнәрендә Азат Гыймадиев II урынга лаек булса, Данил Садыйков, Ранис Хәйруллин, Роберт Нәбиев III урын алып кайткан. Камил Галләмовка «Җиңүгә омтылышы өчен» дипломы бирелгән. Яшь батырларның уңышына куанырга гына кала. Бу турнирда бит һәрчак көчле спортчылар катнаша. 
Яшүсмерләргә көрәш мәйданы ачык, сынатмасыннар гына. Ә аның өчен күп шөгыльләнергә, ярышларда катнашырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев