Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ак Барс Банк Казандагы фаҗига вакытында зыян күрүче гаиләләрнең кредитларын юкка чыгарачак

Ак Барс Банк Казанның 175нче номерлы гимназиясенә һөҗүм вакытында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең гаиләләренә ипотека һәм кулланучылар кредитларын түләттермиячәк.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“Ак Барс Банк идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев республика Президентына банк хәзер үз базасын анализлый һәм әлеге исемлектә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр исемлеген барлый дип белдерде", — диде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, башка банклар да бу эшкә кушылырга ниятли.

11 май көнне Казанда 175нче номерлы гимназиягә кораллы һөҗүм була. 7 укучы һәлак булды, 18 укучы яралана һәм җәрәхәтләнә. Балалардан тыш, мәктәпнең ике хезмәткәре һәлак булган, тагын өч педагог Казан хастаханәләрендә урнашкан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X