Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Ялларга авылга кайтырга тырышабыз, кызыбыз бик ярата, рәхәтләнеп уйный, урамнан кертеп булмый.

Өстенә дә буялса да, ертылса да ярый торган киемнәрне кияргә ярата. Ә авылда яшәүче дус кызы рәишкә кия торган матур киемнәрен кия дә, уйнарга да куркып, басып тора. Әле җитмәсә русча сөйләшә!

Минәйтәм, чеп-чи татар авылында туып, яшисең, ата-анаң чикылдаган татарлар, нигә марҗа шикелле урысча сөйләшәсең, дим. Күзен дә йоммый малай: «Хащу!» ди. Нәкъ шулай, татарча иттереп авыз тутырып җавап бирде, ни көләргә, ни әрләргә белмәдем.

Әле, авыл яшәсә, татар теле бетми, дип уйлый идек. Кая ул, онытыгыз! Анда балалар менә шулай вата-җимерә русча сөйләшә хәзер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев