Быел милли бәйрәмебез Сабантуй уздырыргамы, юкмы дигән сүз чыккан иде.
Бу уңайдан мин дә үз фикеремне җиткерим әле.
Бәйрәм кайгысы түгел әле монда, улларыбызның шалтыратуларын зарыгып көтеп яшәгән көннәребез. Исән - имин кайтулары безнең өчен зур бәйрәм булыр иде.
Халыктан акча җыя-җыя андый чаралар оештырганчы, ярдәмне солдатларыбызга җибәрсеннән иде. «Кемгә бәйрәм, кемгә әйрән» дигәннәре шулдыр инде ул. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дип тә өстәп куясым килә.
Нет комментариев