Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Айгөл Зәйнуллина: «Балаларымны урлаудан соң, кемгә дә булса ачылу бик авыр бирелде»

«Болгар кызлары» төркеме җитәкчесе, музыкант Айгөл Зәйнуллина сөйгәне Ленар белән никах укытты.

– Айгөл, ирегез белән ничек таныштыгыз?

– Ленар белән безне музыка таныштырды. Бер музыкаль чара вакытында аралашып киттек.

– Мондый адымга бару җиңел булмагандыр (Айгөлнең беренче никахы таркалды)?

– Билгеле, беренче иремә бәйле авырлыклардан соң, аеруча ул балаларымны урлап алып киткәннән соң, кемгә дә булса ачылу, ышану бик авыр бирелде. Әмма Ленар үзенең мәхәббәте, җылы мөнәсәбәте белән дөньяда яхшы, ышанычлы ир-атлар барлыгына ышандырды.

– Шулай да, тормыш сынаулары аша узганда, яңа тормыш кору, барын да яңабаштан башлау турында хыяллана идегезме?

– Андый өмет күңел түрендә һәрвакыт яшәде, билгеле. Мин тормышта үз кешемне очратасыма чын күңелдән ышандым. Һәм ул шулай булды да. Минем кебек сынаулар аша узган, алда яктылык күрмәгән хатын-кызларга шуны әйтәсем килә: беркайчан да яхшыга өметләнүдән туктамагыз! Тормыш ул – киң кырлы. Ул көтмәгәндә, уйламаганда кешегә матур мизгелләр бүләк итәргә мөмкин. Ышанганда гына теләкләр чынга аша.

– Сез – ике егет әнисе. Алар бу карарыгызны ничек кабул итте?

– Алар Ленар белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Ленар да улларымны бик якын итә, аларга әтиләрчә карый. Улларым миңа: «Әни, иң мөһиме син бәхетле бул. Син бәхетле булсаң, без дә бәхетле булырбыз», – диде. Алардан мондый сүзләр ишетү – дөньядагы иң мөһим әйбер.
 

Илсөяр Галиева, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев