Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айгөл Бариева күңелсез хәбәрен җиткерде

Айгөл Бариева инстаграмдагы (Россиядә тыелган социаль челтәр) сәхифәсен югалткан.

Бу хакта «Интертат» яза.

«Кадерле дуслар, күңелсез яңалыкларым бар (бәлки, бу кемнедер сөендерер). Минем социаль челтәрдәге сәхифәмне «взломали». Бик кызганыч, Линарым белән төшкән иң күп фото һәм видеолар шунда иде. Бик күп сәяхәтләребез, истәлекле мизгелләр. Менә шунысы аеруча жәл, аларны кат-кат карый идем. Димәк, Аллаһы Тәгалә шулай яхшырак дип тапкан. Хәерлегә булсын. Хәзер сезнең белән биредә – телеграмда гына булачакмын. Мине югалтканнар бирегә керсеннәр, әйтегез, зинһар өчен. Терәк булуыгыз өчен рәхмәт. Югалмыйк», – дигән җырчы.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев