Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Агымдагы елда Яшел Үзән районы республика муниципалитетларының социаль-икътисадый үсеше рейтингында 6 позициягә күтәрелде

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының 2020 елның гыйнвар-октябрендә социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы төзелде.

Гомуми рейтингта лидерлык позицияләрен Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Тукай (3 урын) муниципаль районнары алды. Яшел Үзән муниципаль районы рейтингта 6 позициягә күтәрелде. Әлеге үзгәрешләр эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе белән аңлатыла.

2019 елның гыйнвар-декабрь айлары (бер ел эчендә) белән чагыштырганда, Яшел Үзән районы 16 позициягә күтәрелде һәм хәзер республика муниципаль районнарының һәм шәһәрләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингының 15нче урынын алып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X