Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Агросәнәгать форумында катнашасыгыз киләме?

12 февральдән 14 февральгә кадәр Татарстанда Агросәнәгать форумы булачак һәм 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашында махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Биредә Татарстан Республикасының 300 оешма һәм предприятиесе катнашуы көтелә.

Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен: авыл хуҗалыгы техникасын, җиһазларын һәм запас частьләрен, үсемлекләрне саклау чараларын һәм ашламаларны, культура орлыкларын, продукцияне эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмаларын һәм башкаларны үз эченә алачак. Катнашучыларга Идел буе төбәкләреннән фермер хуҗалыклары продукциясе ярминкәсендә сыйфатлы натураль товарлар сатып алу мөмкинлеге бирелә. 

Агросәнәгать форумы кысаларында киң эшлекле программа каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын, игенчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча авыл хуҗалыгы тармаклары, семинарлар һәм мастер-класслар буенча тематик түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла. 
Катнашу һәм башка мәсьәләләр буенча чараның координаторына 89178603562 телефоны буенча шалтырата аласыз. 
Үткәрү урыны - “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге, Лаеш районы, Зур Кабан авылы, Күргәзмә ур., 1 йорт (Халыкара аэропорт). Күргәзмәгә килүчеләр өчен керү ирекле (бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев