Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Агачны үстерергә илле ел, кисәргә биш минут кирәк

Урман – Җирдә иң мөһим экосистемаларның берсе. Алар 80% барлык үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр, бактерияләр һәм башка тереклекләр өчен өй булып тора. Ә кешеләргә яшәеш өчен ул, кислород һәм шырпыдан башлап, иң төп тәэминатчы.

Ел саен планета 7,3 млн гектар урманны югалта. Урманнар юкка чыгу тизлеге минутына 27 футбол кыры тәшкил итә.
Әгәр без аларны хә зер ге темпларда югалтуны дәвам итсәк, 80 елдан соң планетабызда урманнар калмаячак.
Кеше урман ярдә мен нән, ә урман кеше ярдәменнән башка яши алмый, алар бәйле һәм ничек кенә әле! Урман байлыкларына сорау даими арта бара, аны кисәләр, ул яна, ә яңасы бик акрын үсә. Проб ле мага мөнәсәбәтне үз гәртеп, үз гадәтләренә, ихтыяҗларына бераз игътибарлырак булып, һәркем урманнарны сак лауга зур өлеш кертә ала.

«Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе Татарстан Республикасында 4 октябрьдә башланды һәм 10 октябрьгә кадәр дә вам итте. 9 октябрьдә аның кысаларында рес пуб ликада 1,2 млн. да нәдән артык гади нарат, Европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һәм башкалар утыртылды. Узган ел «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Рес публикасында 310 гектар мәйданда 1,2 млн. данә агач утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, агач утырту буенча рес публика табигатьне сак лау акцияләре ТР Урман ху җалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 ел дан бирле уздырыла. Аларның максаты – ур ман га сакчыл караш тәр бияләү, урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. 10 ел эчендә Татарстанда 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртылды, 25 миллион данә мәйданда утырту материалы кулланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте.

– «Урманны саклыйк» акциясендә, әлбәттә, безнең район да актив һәм нәтиҗәле катнаша. 8 октябрьдә агач утырту акциясе кысаларында «Яшел Үзән урманчылыгы» ДКУның 28нче кварталы – Әйшә участогында агачлар утыртылды. Акциядә «Яшел Үзән урманчылыгы», «Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы», «Рослесо защита» филиалы – «Татарстан Республикасы урманын яклау үзәге», Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, Яшел Үзән шәһәренең яшьләр парламенты хезмәткәрләре катнашты. Уртак тырыш лык белән 1 гектар мәй данда 3,5 мең га дәти чыршы утыртылды, – дип сөйли Яшел Үзән урман чылыгы җи тәк чесе Наил Абдуллин. – 9 октябрьдә Респуб лика балалар клиник хастаханәсе тер риториясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарс тан урман хуҗа лыгы ми нистры Равил Кузюров һәм сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашында «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысаларында үзәк чара узды.

Без – «Яшел Үзән урманчылыгы» һәм «Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы» хезмәт кәр ләре, шулай ук, агач утыртуда катнаштык. Уртак тырышлык белән Шәһәр яны урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы, Урман янгыннары үзәге, волонтёрлар, Рес публика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәрләре тарафын нан 300 төп чыршы һәм нарат утыртылды. Бөтен рос сия бердәм урман утырту көнендә акция үзе безнең урманчылыкта 49, 50нче кварталларда һәм, шулай ук, Красно-Октябрьский участок ур манчылыгындагы 31нче квар талда оештырылды. Анда үзебезнең хез мәткәрләр, район башлыгы урынбаса ры Николай Бызин, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре ми нистрлыгы хезмәт кәрләре, ЭКА экоактивистлары, шәһәребездәге КАИ филиалы студентлары, 13нче «Гусельки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Барлыгы 4 гектар мәйданда 12 мең нарат һәм гади чыршы үсентеләре утыртылды. Менә шулай бездә, өлкәннәр дә, бәбиләр дә битараф түгелләр, урманның яшәү чыганагы булуын һәм аны сак ларга кирәклеген барысы да аңлый.

Республикакүләм «Та тарстанның чиста урманнары» табигатьне сак лау акциясендә Яшел Үзән урман чылыгының 117нче кварталында җыеш тыру-өмә оеш ты рыл ды. Ан да урманчылык һәм тәҗрибә ур ман ху җалыгы хезмәт кәр лә реннән тыш, Яшел Үзән медицина һәм механика көллияте студент лары катнашты. Күмәк көч белән 4 кубометрдан артык көнкүреш чүп-ча ры җыелган. Шундый ук чара Октябрьский бис тәсендәге Әйшә участок урманчылыгының 163, 153, 152нче квартал ларында да узып, ан да урман хуҗалыгы хезмәт кәрләренә ярдәмгә җир ле халык чыккан. Ак циядә барлыгы 50 кеше катнашып, 80 капчыктан артык чүп-чар җыелган.

Урманнарга чыгып, артыбыздан менә шу лай өмәләр оештырып җыештырырлык дәрә җәдә түбән төшмәсәк иде. Болай барса, таби гатьнең ял итәрлек чис та почмагы да калмас бит. Ә агач утырту, пычратмау – һәрберебезнең хәленнән килердәй эш. Моның өчен бары тик кеше булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев