Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ага Зөя безнең тарих булып

Зөя суы ярларына тулып ага. Ул бер караганда тын гына, бер караганда шаулап аккан кебек күренә.

Матур кояшлы көннәрдә, ул әллә кайдан көзге кебек ялтырап тора. Җилле көннәрдә аның дулкыннары берсен-берсе куып йөгерәләр, йөгерәләр дә, берсе артыннан берсе сибелеп, ярның битен юалар. Әнә шул матур Зөя ярлары, әнә шул Зөя буйларына авыллар тезелеп утырган. Ул авылларның һәркайсының тарихы бар.
Халик Садри (1936 ел) (өзек)

Зур Өтәк авылы тарихы
Табигатьнең бик матур урынында, боргаланып аккан Зөя елгасына якын гына, тау итәгендә Зур Өтәк авылы җәелеп ята. Авыл зур түгел: 55 йорты, клубы, медпункт һәм кибете бар. Авылда барысы 78 кеше яши.

Кайчандыр бу авыл бит шәһәрчек булган, Үтәк каласы – Городище дип аталып йөртелгән. Тарихи чыганак ларга караганда, Зур Өтәк авылына 13нче гасырда нигез салына. «Әле Болгар чорларында ук шушы исемдәге кала булуы мәгълүм. Аның хәрабәләре Татарстанның Зеленодол ра йонында (Зөя бассейны) Зур Өтәк ( Городище) авылы янында сакланган. Бу хакта Каюм Насыйри түбәндәге сүзләрне яза: «Үтәк каласына игендер вә башка төрле малдыр җыеп илтүчеләр, байлар күп булгандыр». «Зөя елгасының урта агымындагы Өтәк авылы янындагы шәһәрчекне галим С.М.Шпилевский искә алып үтә. Н.И.Золотницкий Зөянең сул як ярында урнашкан Карамышиха авылының кайчандыр Үтәк каласы өчен күзәтү пункты вазифасын үтәү ихтималы хакында яза. Зур Өтәк авылы янында археологлар борынгы Болгар чорына нисбәтле шәһәр һәм авыл хәрабәләре тапты», – дип телгә ала үзенең китабында филология фәннәре докторы, профессор Фирдәвес Гарипова.

«Казан артына һәм Идел уңъягына болгарларның беренче башлап, күпләп күчеп утырулары 13нче гасырның 30-40 елларына туры килә», – дип яза якташыбыз, Мулла илендә туган тарих галиме Хәйретдин Гыймади.

1236 елда бу урынга, Шәһри Болгар җимерелгәннән соң, Кашан дигән каладан Үтәгән исемле кеше килеп урнашкан..... Атама Үтәгән хөрмәтенә кушылган дип раслый бабаларыбыз. Еллар узу белән авыл ишәйгән, авылга күчеп килүчеләр арткан, мул тормыш белән яши башлаганнар. Байларның матур чардаклы йортлары барлыкка килгән. Авыл шәһәрчеккә әйләнеп Үтәк каласы – Городище дип атала башлаган.
(Язманы газетабызныж 18нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев