Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Афәрин, Илзидә!

Милләтебез рухын яшәешнең асылы итеп санлаучы гаиләдә тәрбияләнгән кыз, Арча педагогик көллиятендә белем алучы якташыбыз Илзидә Саттарова, «Ак калфак» II бөтенроссия укучы кызлар бәйгесендә дип ломант булды.

Әлеге конкурс агымдагы елның гыйнвар аеннан алып 25 июньгә кадәр «Бөтендөнья татар конгрессы», «Ак калфак» төбәкара татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелде.
Мондый бәйгеләр, халкыбызның тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, укучыларда милли үзаң формалаштыру һәм шушы юнәлештә актив яшьләрне барлау, аларны үстерү максатыннан уздырыла.

Чынлап та, «Ак калфак» конкурсында катнашу өчен татар булу, милли киемнәребезгә төренеп, башка калфак кадау гына җитми, ә халкыбыз турында тирән белемле булу кирәк һәм бу, жюри тарафыннан бәяләнүче, иң төп критерий булып тора. Ә алар составы җитди: катнашучыларның хезмәтләрен, чыгышларын язучылар, актерлар, режиссерлар, әдәбиятчылар, җәмәгать, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, «Бөтендөнья татар конгрессы», «Ак калфак» төбәкара иҗтимагый оешмалары вәкилләре энә күзеннән үткәрә.

Бәйге ике этаптан иде. Коронавирус аркасында, аңлыйсыздыр, барысы да онлайн инде хәзер. Беренчесендә – «Гаиләмнең Җиңү таңнары...» темасына, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан, эссе яздылар һәм төрле өлкәдә (уку, иҗат, иҗтимагый активлык, фәнни эзләнүләр) ирешкән уңышларын күрсәтә торган документлар (диплом, мактау кәгазе, рәхмәт хаты, мәкаләләр һ.б.) җыентыгын – электрон портфолио тапшырдылар.

Икенче этап бирелмәләренең видеолары төшереп җибәрелде: үзең белән таныштыру, әти ягыннан шәҗәрәңне белү, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаң турында фикер җиткерү, гаилә кысаларында нинди гореф-гадәтләр сакланган, кул эшләре, аларны эшләп күрсәтү, концерт номеры, татар халык ашларыннан булган өчпочак пешерү, онлайн әңгәмәдә сорауларга җавап бирү. Менә бу биремнәргә тирән җаваплар әзерләү өчен милләт һәм гаилә тарихында казынырга, күп мәгълүматтан хәбәрдар булырга кирәк. Димәк, бәйгедә куелган максатлар үтәлә, дигән сүз.

Конкурста 5 төбәктән – Удмуртия, Башкортстан, Пенза, Ырынбур, Татарстаннан 15-17 яшь тулган 98 укучы кыз катнашты. Ярымфиналга 32, финалга 20 кыз үтте.
Яшел Үзән районы данын Арча педагогик көллиятенең 2 курс студенты Илзидә Саттарова яклады һәм дипломант булды. Илзидә үзенең ягымлылыгы, матур итеп сөйләве, сорауларга уйлап җавап бирүе, артистларча биюе, оста итеп татар халык ашын пешерүе, матур итеп чигүе белән жюри әгъзаларын җәлеп итте. Татар кызы нәкъ менә шундый булырга тиеш тә инде!

Бүләкләү тантанасы Гаилә үзәгендә оештырылды. Бөтендөнья татар конгрессы катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Илзидәгә алга таба да уңышлар телибез!

Гөлназ Гыйбадуллина,
«Ак калфак» оешмасы вәкиле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев