Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Афәрин, Андрей!

Узган шимбәдә Яшел Үзәннең “Маяк” трассасында үскән чаңгычы Андрей Ларьков чаңгы буенча ирләр эстафетасында  көмеш медаль  яулады.

Андрей Ларьковның шушы җиңүе туган шәһәре  Яшел Үзән халкы да үзенең шәхси җиңүе кебек кабул итте.

Шушы көннәрдә  атказанган спорт мастеры булган Андрей Ларьковка  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау телеграммасы бирде.” Чаңгычыларга һәм бу искиткеч нәтиҗәгә ирешүгә үз өлешләрен кертүчеләргә, илебез һәм талантлы спортчылар өчен әйтеп бетермәслек горурлык хисе өчен рәхмәт. Алар гади булмаган шартларда да югары дәрәҗә һөнәри осталыкларын һәм ихтыяр көченә ия булуларын күрсәтте.

Татарстанлылар бу эстафете геройларының берсе безнең якташ Андрей Ларьков булуына бик шат.

Республика халкы һәм шәхсән үз исемемнән Андрейга, аның беренче тренеры Владимир Александрович Махаловка, спортчы өчен чын күңелдән җан атучыларга "яңа үрләр яулауны һәм уңышлар" телим» -  диелә телеграммада.

 

Бүген Яшел Үзән районы хакимиятенең эшлекле дүшәмбе  киңәшмәсендә Андрей Ларьковның тренерлары Владимир  Махаловка һәм Геннадий Рожковка хакимият башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Спорт Андрей Ларьков олимпийские игры Пхенчхан Олимпиада 2018 спортсмены Российская сборная на олимпиаде

2
X