Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аерылыша аламмы?

Ирем белән 2 еллап күрешкәнебез дә юк һәм мин аерылышу турында гариза язарга җыенам. Шул вакыт эчендә ул яшәү һәм теркәлү урынын алыштырды. Аның паспорт мәгълүмәтләрен генә беләм. Бу очракта нишләргә? Дәгъва гаризасында иремнең теркәлгән һәм яшәү адресын күрсәтергә кирәк.

Закончалык таләпләрен саклап, сез дәгъваны үзегезнең  яки ирегезнең билгеле булган соңгы яшәү  һәм аның сезгә мәгълүм булган милке урыны буенча бирә аласыз. Эшегезнең кайда каралачагын сез үзегез сайлыйсыз. Яшәгән урыны билгесез яки РФдә тору урыны булмаган җавап тотучыга каршы дәгъва аның РФдәге мөлкәте йә булмаса билгеле булган соңгы яшәү урыны буенча тапшырыла ала. Әгәр дә янында балигъ булмаган яки сәламәтлеге аркасында кая да булса барып йөрү мөмкинлеге булмаганнар яшәсә,  аерылышу турындагы дәгъва, дәгъвачы яшәгән җирлектә, шулай ук, каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев