Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Административ җәзаның срогы бармы

Кешегә административ җәза билгеләнү һәм аны үтәү буенча законда аерым сроклар каралган. Карар гамәлгә кертелеп тә, ул ике ел дәвамында үтәлмәгән очракта, закон нигезендә аның бөтенләй туктатылуы бар.

– Административ җәза билгеләнү турында карар чыгарылып та,  ул ике ел эчендә үтәлмәсә, карар юкка чыгарылырга мөмкин, – дип аңлата бу уңайдан  Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов. – Әмма аның искәрмәләре дә бар. Әйтик, әгәр дә җәзага тартылган зат карарны үтәүдән качып йөрсә, срок озайтылырга мөмкин. Бу кеше үзе, яисә аның табышы һәм әйберләре  табылса, үтәү срогы яңадан торгызыла. Ә инде бу срокны өзү, туктату яисә озайтуга нигезләмәләр булмаса (РФ КоАП 31.9нчы маддәсенең 2-4нче өлешләре), карар (өлешчә яисә бөтенләй үтәлмәгән булса да) гамәлдән чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев