Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Административ-техник инспекция “үзебез өчен” дип аталган машина кую урынына җавап бирде

Берничә көн элек социаль челтәрләрдә Гоголь урамындагы 55нче йорт ишегалдында автомобиль парковкасында трос сузып куелган урынны күрсәткән фото пәйда булды.

Кулланучылар болай бүлеп куюның законлы булуында шикләнә. Мәгълүмат һәм фото Яшел Үзән районының Административ-техник инспекциясенә җибәрелде.

Ишегалды территориясен карау нәтиҗәсендә АТИ хезмәткәрләре тросның ике урында - икенче һәм бишенче подъезд каршында тарттылып куелганлыгын ачыклый. Киртә законсыз урнаштырылган.

Материаллар "Жилкомплекс"идарәче компаниясенә тапшырылды. Закон буенча, нәкъ менә хезмәт күрсәтүче оешма йорт ишегалдында үз белдеге белән урнаштырылган киртәләрне бетерергә тиеш. 5 апрельгә кадәр барлык бүлеп куелган урыннар ачык булырга тиеш.

Хәл Административ-техник инспекция контролендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев