Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачышлар тынычландырмый

Россия галимнәре коронавирусның баш миенә җитди йогынты ясавын ачыклаган.

Ульяновск өлкәсе галимнәре коронавирусның инфекцияле кешенең баш миен җитди зарарлау сәләтен ачыклаган. Бу хакта «Интерфакс»ка Ульяновск дәүләт университеты мәгълүматларына сылтама белән төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. «Коронавирусның баш миенә йогынты ясавының тискәре нәтиҗәләре элег рәк фаразланган күрсәткечтән көчлерәк булып чыкты», — диелә басмада.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ACE 2 (АПВ 2) рецепторы ярдәмендә вирус кеше күзәнәкләренә үтеп керә һәм ялкынсыну уята ала. Бу рецептор, шулай ук баш миенең нейроннар һәм глиаль күзәнәкләр өслегендә дә табылган. Ялкынсыну процессына пациентларда сулыш алу җитешсезлегенең үсеше бәйле булырга мөмкин.

Инфекция түбән сулыш юлларына гына түгел, баш миендәге сулыш алу үзәгенә дә тәэсир итә. Баш авыртудан, баш әйләнүдән, тәм сизмәүдән тыш, коронавирус кичергән кешеләр арасында баш миенең җитди зарарлау очраклары да бар. Шулай ук менингит һәм энцефалит та булырга мөмкин.
Тикшеренү кысаларында 40 яшьтән алып 80 яшькә кадәр булган 107 COVID-19 авырулы кеше, шул исәптән үлүчеләр өйрәнелгән. Пациентларның 88 процентында нерв системасы зарарлану билгеләре ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев