Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачыктан-ачык: Илназ Гариповка әти булырга тәкъдим ясаганнар

Популяр җырчы Илназ Гарипов белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Төрмәдә дә утырып чыкты, концертына памперслар да алып килделәр.

Хәтта рәтлерәк чалбар алып ки дип 100 сум акча да бирделәр. Ләкин болары чәчәк кенә булган икән әле. Шушы көннәрдә Илназга... әти булырга тәкъдим ясаганнар. Туп-туры бәреп!
«Соңгы арада интернетта күп яза башладылар. Шуларның арасында бик адекват булмаганнары да пәйда булды, – дип уртаклашты Матбугат.ру хәбәрчесе белән Илназ үзе. – Алар берничә кеше. Кемдер баласына әти булырга, кайсысы төн кунарга чакыра. Аптырагач, блокировкага да куеп карадым. Ләкин алар икенче аккаунт ясап, шуннан яза башлыйлар», – дип уфтана җырчы.
Сер итеп кенә әйтәбез, язгы хисләр ташкынына бирелгән әлеге фанаткаларның «мәхәббәт хатларын» без дә күрдек. Башта бик көлдек, аннан аптырадык. Илназның, бу «атакаларга» игътибар итмичә, башы чыдасын инде берүк! Сүз уңаеннан, әлеге маҗараларны Илназның инстаграмындагы историясендә күзәтә аласыз.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X