Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачыктан-ачык эшлим. Мин – үзмәшгуль

Хезмәтчеләр ялламый гына эшчәнлекләрен алып баручы затлар (аларның күбесе өйләрендә генә чәч кисә, тырнак ясый, ризыклар, ярымфабрикатлар әзерли һ.б.), гадәттә, шәхси эшмәкәр буларак теркәлми. Моның сәбәпләре дә бар: кәгазь эше мәшәкатьләреннән башлап, салым түләүдән экономияләүгә кадәр. Андыйлар өчен берничә төбәктә генә үзмәшгульлеккә салым тәҗрибәсе башланган иде.

Ә
лбәттә инде, нинди генә тәҗрибә булмасын, Татарстан читтә калмый, һәрвакытта да беренчеләрдән булып аны «татып» карый. Яшел Үзәндә өч йөздән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм шул өлгерләрнең берсе – Алинә Богаткина «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә үзенең эшчәнлеге белән таныштырды. 
Кулдан ясалган эшләнмәләр үзенчәлекле булулары һәм базар әйберләреннән аерылып торуы белән халык игътибарын җәлеп итеп, популярлаша бара. 2014 елда кул осталары үзләренең иҗат җимешләре белән, мәдәният йортларында оештырылган хәйрия ярминкәләрендә катнаша башлый, балалар йортларында мастер-класслар уздыра. Менә шунда туа да инде оста куллыларны берләштерү идеясе. Шулай итеп, Алинә Богаткина җитәкчелегендә «Апрель» иҗат артеле барлыккка килә. Аларның социаль челтәрләрдәге төркемнәре Яшел Үзәннең гамәли һәм һөнәрчеләр мәгълүмат базасы буларак уйланган, кул эшләнмәләренең электрон каталогы бар. Ассортиментларын киңәйтеп торалар, яңа эшләнмәләр белән бүлешәләр һәм сатып алучыларны төрле акцияләр белән шатландыралар. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм балалар арасында иҗат конкурслары уздыралар. 
-Узган ел ахырында мин яңа салым режимы турында ишеттем. Шунда ук үзем өчен нәтиҗә ясадым: минем хобби – минем эшем һәм безнең берләшмә турында мөмкин кадәр күбрәк кешегә белгертергә теләдем, – ди Алинә Богаткина. – Үзмәшгуль буларак теркәлгәннән соң, мастер-класслар оештырылуы һәм уздырылуы турында белдерүләрне бернидән дә курыкмыйча бирә башладым. Мин үзем гипстан сыннар һәм паннолар әзерлим, чигәм, декоратив композицияләр ясыйм, иҗат өчен кирәкле әсбаплар җыям. «Мой налог» кушымтасында эшләүнең бик тә уңайлы һәм файдалы булуын коллектив осталарына мин үз үрнәгемдә күрсәттем. Легаль эшләгәндә үзеңне уңайлы хис итәсең. Ата-аналар комитетлары клиентлары бүләк алганда чек сорыйлар. Хисап өчен чекны электрон яки хәбәр формасында җибәреп була. Мин инде 25тән артык үзмәшгульгә рәсми теркәлергә ярдәм иттем. Аларның күбесе безнең берләшмәдә катнашучылар.
«Апрель»леләр үзләренең сувенир продукцияләре белән шәһәрдә уза торган чараларда да бик теләп катнаша. Ярминкәләр һәм бушлай мастер-класслар белән аларны шәһәр, яшьләр, хәрби-диңгез флоты көннәрендә, сабантуйда, фольклор фестивалендә сезнең дә күргәнегез бардыр. Чөнки андый күңел җылысы сеңгән искиткеч матур эшләнмәләр яныннан битараф үтеп булмый.
Хәзерге вакытта алар искене яңартуга, ягъни, кулланудан калган әйберләрдән кирәклене ясауга зур игътибар бирәләр. Мәсәлән, сөлге, пакет һәм тукыма кисәкләреннән паласлар тукыйлар, ә тире кисәкләреннән тузган урындык битләрен яңарталар һ.б. Шулай да, һәрбер эшчәнлектәге кебек үк, үзмәшгульләрнең дә «авыр ту нокталары» һәм максатлары юк түгел. Алинә ханым алар белән дә уртаклашты:

– Үзебезнең сайтны булдырасы, җитештерүчәнлекне күтәрәсе, өзлексез мастер-класслар үткәрәсе иде. Теләгән һәркем килеп, иҗат нигезләренә өйрәнә алырлык иҗтимагый остаханә булдырасы килә. Кабатланмаган үзенчәлек бар, инде аны хәзер җәмгыятькә чыгарырга, иҗатны популярлаштырырга, сәнгать һәм халык һөнәре белән югары дәрәҗәдә таныштырырга да өйрәнәсе бар. Рәсми үзмәшгуль булуның уңай ягы шунда – ул иркенләп, курыкмыйча эшләргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев