Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

96 яшьлек Генрих Гаврилов: “Сине үтерергә теләүләрен гел сизеп торасың. Ә аннары курку югала...”

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76нчы язын каршы алсак та, илебез кичергән дәһшәтле елларны онытырлык түгел.

Сугышның утлы өермәсе һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт китерде. Инде ватаныбыз азатлыгы өчен җанын бирергә әзер булган каһарманнарыбызның да сафы елдан-ел кими. Бүген сугышның тере шаһитлары белән очрашып, сөйләшү үзе бер могҗизага тиң. Чөнки алар да олыгая.

Әле исән чакта күбрәк сөйләшеп, аралашып каласы килә.
18 яше тулуга хәрби хезмәткә алынган, сугышның бөтен михнәтен үз күзләре белән күргән Генрих Гаврилов 96 яшендә булса да, балачак, яшьлек елларын бүгенгедәй күз алдына китереп, рәхәтләнеп сөйли. Шул яшьтә дә ачык зиһенле булуы безне, гомумән, таң калдырды.
Генрих Гаврилов армиягә чакыруны 1943 елның 1 гыйнварында 18 яше тулган көнне үк ала.

 

— Без нәкъ менә дуслар белән бәйрәм итә идек: башта клубта, аннары бер йортка Яңа елны каршы алырга киттек. Иртән өйгә кайтсам, повестка китергәннәр. Мин чакыру пунктына икенче көнне үк бардым, тик 23 гыйнварда гына киттем, - дип сөйли фронтовик. — Нурлат тимер юл станциясенә җибәрделәр, анда безнең эшелонны формалаштырдылар, поезда Ульяновскийга, аннан Рузаевкага, алга таба Муромнан ерак түгел Навашино станциясенә алып килделәр, - дип искә ала ул.

 

Гавриловага килүгә запастагы укчылар полкына бүләләр, сержант составы әзерләнә торган полк миномет мәктәбенә укырга керә. Ике ай тизләтелгән укытудан соң курсант офицер исемен алырга һәм фронтка барырга әзерләнә, әмма яшь егетне Арзамас хәрби училищесына юллыйлар.

 

— Арзамаста мин август башына кадәр булдым һәм бөтен батальонны тиз арада фронтка җибәрделәр. Безнең хәтта кием-салымны да үзгәртмәделәр, курсант погоннарында озаттылар, бары тик азык-төлек кенә бирделәр, поездга төяп, Харьковка алып килделәр. Мин Харьков өчен ничек көрәшкәннәрен, бомбага тотканнарын күрдем. Без шәһәрдән 30 чакрым ераклыкта тордык, ә өч көннән соң беренче тапкыр яраландым, - дип сөйли ул.

 


Җиңелчә яраланган егетне санитар батальонга озаталар. Терелеп янә стройга баса. 43-44нче елларда Совет Армиясе составында җәяүләп фронтовик бөтен Украинаны диярлек уза.
 

— Тирә-юньдә снарядлар, пулялар оча. Сине үтерергә теләүләрен гел сизеп торасың. Ә аннары курку югала, - дип сөйли Генрих Данилович. - Бер тапкыр без төнлә бардык, пулялар тездән түбән очып кына торды, ничек барганбыздыр, белмим... 44нче ел азагына якынрак, хәзерге Украина территориясеннән чигенгәндә шартлый торган пулялар белән аттылар. 1944 елның 20 ноябрендә шундый атышуларның берсендә мин авыр яраландым, умыртка баганасына да зыян килде. Госпитальгә озаттылар, - дип сөйли әңгәмәдәшем.

 

Бу яралану сугыш елларында иң авыр мизгел була. Госпитальдә ул берничә катлаулы операция кичерә. Аякка апрель аенда гына баса, солдатка ярты еллык ял бирәләр һәм өенә озаталар. Бераз ял иткәннән соң, Генрих Данилович авыл советына эшкә кайта, тик анда озак тоткарланмый, дүрт айдан соң 19 яшьлек егетне янә армиягә алалар.

 

 

— Сәламәтлегем какшау сәбәпле, берәү дә алырга теләмәде. Бер табиб: «Җибәргез инде аны, ул берәр файда китерә ала, ә без аны тегендә-монда йөртәбез генә», - диде. Казанда, хәзер хәрби госпиталь булган урында, ул вакытта санинструкторлар мәктәбе ачыла. Мин аларга: “Зинһар, мине үзегезгә алыгыз”, - дип ялвардым. Һәм алдылар. Шулай итеп, җиңү көнен Казанда каршы алдым. Гитлер Германиясен җиңү турында игълан ителгән көнне, Казанда тәүлек буе мөмкин булган барлык кораллардан аттылар, җиңүне барысы да бәйрәм итте, - дип искә ала ул.

 


Ниһаять, 1945 елның октябрендә Генрих Гаврилов демобилизацияләнә. Туган ягы Әлки районына кайткач, ике ел авыл җирлегендә эшли. Яңа һөнәр үзләштерү теләге арта һәм ул Базарлы Матакта Үзәк статистика идарәсенә урнаша. Шул ук вакытта Мәскәү статистика институтына читтән торып укырга керә. 1949 елда, укуны тәмамлагач, Генрих Даниловичны перспективалы белгеч буларак, ул чакта әле яшь, актив төзелә торган Яшел Үзән шәһәренә, Серго исемендәге заводның тәэмин итү бүлегенә чакыралар.

 

— Яшел Үзән минем күз алдымда төзелде. Килгән вакытта, биредә юллар да, асфальтланган урамнар да, автобуслар да юк иде, әмма биш зур завод бар көченә эшләде. Җитәкчеләре, нигездә, сугышта катнашучылар булды.

 

 

Генрих Данилович яраткан хатыны Софья Андреевна белән 71 ел тату гомер кичерә. Бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде оныкчыгы да бар. Моннан берничә ел элек ветеран тормыш чәчкәсен югалта. Бүгенге көндә үзе генә яшәсә дә, ул ялгыз түгел. Янына көн дә кызы килеп йөри, аның каравы, фронтовик бар эшне дә үзе эшли. 96 яшендә ветеран керләрне юа, үтүкли, ашарына пешерә. Дөнья яңалыклары белән кызыксынып яши. Безнең дә татар кызлары булуыбызны белүгә:

 

— Үз телегезне югалтмагыз, балаларыгызга да өйрәтегез, тәрбия бары гаиләдән килә. Оныгым татар телен мәктәптә яратып өйрәнде, олимпиадаларда катнашты. Хәзер Мәскәүдә яши, сезнең кебек журналист белемен алды. Яшьләргә теләгем бер: гаиләләр нык һәм озын гомерле булсын. Безнең яшьлек сугыш һәм аннан соңгы бик авыр чакларга туры килде. Әмма без бирешмәдек. Хәзер бит барысы да бар, кытлык заманы түгел. Матур итеп яшәргә генә кирәк, - дип киңәшләрен һәм изге теләкләрен юллап, озатып калды безне хөрмәтле ветеран.

 

Ә сөйләшер сүзләр бетмәде. Генрих Данилович белән көне буе аралашсаң да, аз булыр кебек. Төпле фикерле, белемле, күпне күргән, зыялы кеше ул. Исемнәрен тарих битләренә язып куярлык ветераннарыбыз яшәсен иде әле. Озын гомер, тыныч картлык сезгә, барчагызга да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев