Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

94 яшьлек әби вафат булган ире истәлегенә татуировка ясаткан

Англиядәге Кенилворт шәһәрендә яшәүче өлкән яшьтәге ханым кул беләзегенә улы һәм вафат булган ире исемнәрен яздырган. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.

94 яшьлек Хильда Вест тату төшерүче мастер янына килеп, мәрхүм ире Эрнест истәлегенә тату ясавын үтенгән. Ул үзе картлар йортында яши икән. Баксаң, 70 ел гомер иткән ире биш ел элек бакый дөньяга күчкән.
«Мин һәрчак татуировка турында хыялландым, - ди әби. - Эрнест һәм улым Давидның исемнәрен истәлеккә тату итеп ясату бик яхшы булыр дип уйладым».
Студия хуҗасы Мэтти Гарднер татуировканы әбигә бушлай ясап биргән.
"94 яшьлек клиент көн саен килми», - дип ассызыклаган тату - мастер.
20 минутлык сеанс уңышлы узган. Хәзер ханым кулына карап туя алмый. Ул салонга янә килергә ниятләвен әйтте.
"Мин моның белән генә тукталып калмаячакмын. Икенче юлы мин күбәләк яки тәвә кошы сурәтен тату итеп ясатачакмын", дигән әби. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X