Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

9 сәгать урынына 12шәр сәгать эшләтәләр. Бу очракта нишләп була?

– Эшкә РФ Хезмәт кодексы буенча урнаштым. Җитәкче 12шәр сәгать эшләргә мәҗбүр итә. Хезмәт килешүендә эш вакыты 9 сәгать дип язылган. Мин нишли алам? Эш көненең озынлыгы нинди норматив хокук документлары белән билгеләнә?

– Эш вакытының озынлыгы РФ Хезмәт кодексының IV бүлегенең 15нче өлешендә билгеләнгән. Әйтелгән законның 91нче маддәсендә, нормаль эш вакыты атнасына 40 сәгатьтән артырга тиеш түгел дип әйтелгән. Әгәр дә сезнең хезмәт хокукларыгыз бозылган икән, килеп чыккан хәлгә ачыклык кертүләрен һәм эш графигын закон таләпләренә яраклаштыруларын сорап, оешманың җитәкчелегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук җавапны сезгә язма рәвештә җиткерергә тиеш булуларын да искәртегез. Бу, әгәр дә гаризагыз көткән нәтиҗәләрне бирмәгән очракта, хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә нигез булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев