Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

8 яшьлек модель ятимнәргә әти-әниләрен табарга ярдәм итә

Татарстаннан сигез яшьлек Зоя Кукушкина модель булып күптән эшли. Кызчык әнисе белән берлектә хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. "Хәйриячелекнең иң яшь илчесе" -ди кыз үзе турында "Инстаграм" битендә.

Эшләп тапкан акчасын ул ятим балалар өчен тота. Эш шунда ки, кызчык әти-әниләрен табарга ярдәм итү өчен балаларга видеоанкета булдыруга тиешле сумма күчерә. 
Зоя үзе дә ятим булган, ул Кемеров өлкәсендәге балалар йортында яшәгән, аны Татарстанда яшәүче гаилә кызлыкка алган. 
Зоя аккаунтында хәбәр ителгәнчә, нәкъ менә видеоанкета аңа яңа гаилә табарга ярдәм иткән, хәзер яшь модель Зәйдә яши. 
Соңрак кызны модель бизнесы вәкилләре күреп ала һәм фотога төшерергә чакыра башлый. Зоя үз тырышлыгы белән 600 000 сумга якын акча җыя алган, ятим балалар турында 250 дән артык видео анкета төшерә алган, шуларның 40ы инде үзенең яңа әти-әниләрен тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев