Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

70 мең сум акчасын мошенникларга күчергән

Күптән түгел Васильево бистәсеннән 65 яшьлек хатын төн буе шәһәр буйлап терминал аша мошенникларга зур суммада акча күчереп йөргән. Ә бу вакытта әнисе белән бер йортта яшәүче 32 яшьлек улы йоклап яткан. Нәтиҗәдә бу хатын, улын «коткарам» дип, 70 мең сум акчасыннан колак каккан.

28 ноябрьдә 23 сәгатьләр тирәсендә Яшел Үзәндә яшәүче бу хатынга өй телефоны аша шалтыратып, елаган ир кеше тавышы белән: «Әни, мин полициядә, чит кеше машинасы белән Васильевоның Ленин урамында бер кызны бәрдердем!» - ди. Хатын шунда ук моңа ышана һәм аны кече улы дип белә. Ә «улы» шунда ук телефонны адвокатка бирә. Ялганчы адвокат аның улының җитди ДТП чыгаруын, 15 яшьлек кыз­ның үлүен һәм аңа моның өчен 3тән алып 7 елга кадәр срок каралуын хәбәр итә. Хатын, әлбәттә, боларны ишетүгә үк югалып кала. Шул вакытта аңа адвокатка 400 мең сум түләргә кирәклеген аңлаталар. Пенсионерка барысына да ризалаша һәм хәтта улына да шалтыратып тормыйча, мошенникларның бөтен таләпләрен үтәргә тотына. Үзенең проблемасы турында беркемгә әйтмичә ул өй телефонын өзеп куя һәм кәрәзле телефон номерын мошенникларга әйтә. Аферистлар аңа такси чакырталар һәм өйдә булган бар акчаны алып Яшел Үзәнгә банкка барырга кушалар. Таксида аңа беркем белән сөйләшмәскә кушыла. Ул шулай эшли дә. Телефоннан әйтелгән инструкциягә таянып, хатын 15 мең сум акча күчерә - аннан соң банкомат акча кабул итмәгәч, шул ук таксида ул шәһәр буйлап йөреп төрле терминаллар аша тагын 55 мең сум акча сала. Васильевога иртәнге 3тә генә кайтып җитә һәм «адвокатка» калган 180 мең сумны иртән күчерергә дип сүз бирә.
Иртән хатын тагын банкка килә. Бу юлы олы улы белән. Әмма акча күчергәнче улы аңа полициягә барып белешүне тәкъдим итә. Полициядә аларга бернинди дә ДТП булмавы турында хәбәр итәләр. Шуннан соң гына алар «ДТП чыгаручыга» шалтыратып, аның белән бернәрсә дә булмавын ачыклыйлар.
Лилиана Куликова, эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев