Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

695 чакыру: Яшел Үзән ашыгыч ярдәм хезмәтенең бер атналык эше

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 695 чакыру кабул итеп алган.

Дару төймәләре эчеп үзен агуланган 34 яшьлек хатын янына чакыру алынган.
Подгорная урамында ире кыйнаган 70 яшьлек хатынга медицина ярдәме таләп ителгән.
Үз корсагына үзе кашык сабы кадаган 34 яшьлек ирне медиклар хирургия бүлегенә китергән.
Васильевода билгесез затлар кыйнаган 46 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Гагарин урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие селкенгән, бәрелгән урыннары күп булган 28 яшьлек исерек иргә медиклар ашыгыч ярдәм күрсәткән.
Заикин урамында лифтта билгесез кеше корсагына, ботына пычак кадаган 28 яшьлек егеткә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев