Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

67нче мәктәпне Казан укчысы фикердәше хәбәре аркасында эвакуацияләделәр

Укучыларны вакытлыча 135 нче урта мәктәптә урнаштырдылар.

Казанда 67 нче мәктәптә эвакуация узды. Хәзер урында, Гадәттән тыш хәлләр һәм кинологларны да кертеп, махсус хезмәтләр эшли.

Билгеле булганча, белем бирү учреждениесе почтасына үзен Казан атучысының ярдәмчесе дип атаучы таныш булмаган кешедән хат килгән.

"Хәтерлисезме, минем әшнәм 175нче мәктәптә 300 килограммга якын кеше ите аткан иде...",- дип яза автор.

Мәктәп бинасыннан 292 бала һәм 26 укытучы чыгарылган. Мәктәп укучыларын вакытлыча 135 нче урта мәктәптә урнаштырдылар, ә бина янында янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм һәм полиция эшли. Шулай ук аноним хәбәрнең бер Артемнан җибәрелүе дә мәгълүм.

Исегезгә төшерәбез,175-нче номерлы гимназиядә фаҗига булган көннән Казан уку йортлары буенча эвакуация дулкыны узды. Кичә бомба турында хәбәр итү аркасында 18-нче номерлы мәктәп эвакуацияләнде. Шулай ук 169-нчы номерлы мәктәп, 7-нче, 19-нчы һәм 171-нче номерлы гимназия, Иннополис лицее укучыларын эвакуацияләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев