Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

64 яшьлек укытучыдан көлгәннәр

Красноярскта яшәүче укытучы хокук саклау органнарына укучыларының шаяруларыннан соң мөрәҗәгать итә.

Укучылары укытучыга ошаган хатын-кыз турында интернетка ролик урнаштыра, биредә ул әхлаксыз буларак күрсәтелә. 
«Хатын-кыз безгә гариза белән мөрәҗагать итте.
Социаль челтәрләрдә шәхескә кагылышлы мәгьлүмат тарату факты буенча тикшерү эшләре бара», дип хәбәр итәләр полициядән. 
Шәһәр мәгариф Идарәсенең рәсми вәкиле Евгения Тимашева фейсбуктагы сәхифәсендә «Интернетка педагогның фотосурәтен һәм видеоны 18+ (бары өлкәннәргә карарга яраклы) тематикасы астына куйганнар», дип яза. 
"Балалар шаяруларының чиге бармы?.. Укучылар иң төпкә җиткән, һәм шуннан да әшәкелек кылып яталар. Алар челтәргә педагогның фотосурәтен һәм видеосын 18+ (интим сәхифәгә) урнаштырган. Укытучының төс-кыяфәтенә охшаган хатын-кыз күрсәтелә бу роликта. Шул рәвешле, өлкән сыйныф укучылары укытучыны мәсхәрәләгән. Менә, янәсе, фото "героиня"сы һәм видеода аның гамәлләре. Югыйсә бит, алар көлгән укытучыга 64 яшь», диелә шулай ук бу хәбәрдә 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Җыен надан укучылар хәзер, авызларыннан бер сүз чыкмаса да, көлгән булалар. Шуңа күрә телефоннарны дәрескә алып кертмәскә, диеп бик дөрес закон чыгара хөкүмәт!

    2
    X