Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

60 яшьтән өлкәннәр өчен мөһим витаминнар

Йөрәк, кан тамыры авыруларын акрынайту, хәтерне һәм ми эшчәнлеген яхшырту, иммунитетны ныгыту өчен витаминлы-минераллы препаратлар кулланалар. Аларныга түбәндәгеләр керергә тиеш:

Ретинол (А витамины) – антиоксидант. Ул куе сары төстәге яшелчәләрдә, җиләк-җимешләрдә һәм бавырда бар. Матдәләр алмашында катнаша, тире, күз, тырнаклар һәм чәч халәтен яхшырта. Инсульт һәм кан тамырлары системасы патологиясен кисәтә. А витамины җитешмәгәндә арыганлык, хәлсезлек һәм салкын тиеп авырулар күзәтелә. Тәүлеклек нормасы – 800-1000 мг.

В төркеме витаминнары – ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген яхшырта, йөрәк, ми, иммунитет, ашкайнатуга ярдәм итә. Ул җитешкәндә нерв системасы какшау, депрессия, шомлану чигенә.

Аскорбин кислотасы (С витамины) – советлар заманыннан бирле билгеле. Организмны суык тию инфекцияләреннән саклый, иммунитетны көчәйтә, йөрәк эшчәнлеген, вак кан тамырларын ныгыта, канны сыеклата, холестерин бляшкаларына каршы көрәшә. Тәүлеклек нормасы – 60 мг.

Холекальциферол (Д витамины) – кальций үзләштерелүе, сөякләр ныклыгы өчен җавап бирә, су балансын контрольдә тота, җыерчыклардан саклый. Тәүлеклек нормасы – 2-2,5 мкг.

Токоферол (Е витамин) – күз күременә ярдәм итә, мускулларны ныгыта, чыдамлыкны арттыра, тромблар барлыкка килүгә киртәләр тудыра, скелет мускулатурасын нормада тота. Хәтер начарлануны тоткарлау, тире картаюны акрынайту, ми эшчәнлегенә ярдәм итү өчен кирәк. Көнлек норма – 12-15 мг.
Никотин кислотасы (РР витамины) – үзәк нерв, ашкайнату системасы эшчәнлегенә булыша, кан басымын нормальләштерә, онкологияне кисәтә. Көненә 13-18 мг кирәк.

Биотин (Н витамины) – канда глюкоза дәрәҗәсен нормальләштерә, атеросклероз, гипертония таралуын кисәтә. Тәүлеклек нормасы – 30-100 мкг.
Өлкән яшьтәге кешеләр үзләрен азык-төлек белән генә файдалы матдәләр белән тулысынча тәэмин итә алмыйлар, чөнки ашкайнату трактында эшкәртү процесслары акрыная. Шуңа күрә менопаузаль чорда кергән хатын-кызларга һәм 50 - 60 яшькә җиткән ир-атларга даруханә витаминнарын кабул итәргә кирәк. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен витаминлы препаратлар кабул итү өч сәбәп буенча мөһим:

Еллар узу белән эчәк стенкаларының перистальтигы (кысу, этү, эластиклыгы һ.б) начарая, витаминнар һәм минераль элементлар организмда тулысынча үзләштерелә алмый.
Өлкәннәр организмында оксидлашу-торгызу реакцияләре акрын бара, шуңа күрә файдалы кушылмаларга ярдәм итү зарури.
Картлар еш кына төрле авырулар белән интегә, күп санлы дарулар эчәргә мәҗбүр. Ә кайбер медикаментлар витаминнарны һәм азык минералларын үзләштерүне начарайтырга сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев