Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

60 көндә түләргә кирәк

– Күптән түгел больничный городок территориясендә тәмәке тарткан идем, миңа полиция хезмәткәрләре беркетмә төзеде.

Аннан соң  өй адресым буенча  хат һәм 500 сумга квитанция килгән  иде. Мин аңа игътибар итмәдем, ә өч айдан соң миңа полиция хезмәткәрләре килеп штраф түләмәгән өчен беркетмә төзеде. Беркетмә судта каралган, нәтиҗәдә мин тагын 1000 сум түләргә тиеш булып чыккан. Полиция хезмәткәрләре һәм суд бу очракта законлы эш иткәнме, шуны аңлатмассызмы икән?
О.Карпов

Сорауга җавапны административ законнарны үтәтү бүлеге җитәкчесе Зөлфия Евграфова җавап бирә:

– РФ КоАПның 32.2нче маддәсенең 1нче өлешенә ярашлы рәвештә, штраф  карар үз көченә кертелгән көннән алып 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Сез административ штрафны законда каралган срокта түләмәгәнсез, шуңа күрә сезгә карата  санкцияләр кулланылган.  РФ КоАПның 20.25нче маддәсенең 1нче өлешенә ярашлы рәвештә түләмәүчегә икеләтә күләмдәге штраф кулланылырга мөмкин, әмма ул бер мең сумнан ким булмый, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салына. Берүк вакытта ярашлы документлар штрафны көчләп түләттерү өчен суд приставларына җибәрелә.
Килеп туган сорауларга җавап табу өчен  сез Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең административ законнарны үтәтү бүлегенә, ягъни 4нче кабинетка мөрәҗәгать итә аласыз (Ленин урамы, 70нче йорт, 1нче ишек). Штрафны  Россия Саклык банкының, АК Барс Банкның теләсә-кайсы бүлегендә түләргә була.

Лилиана Славкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X