Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«6 сәгать операция кичердем...»: Гүзәл Уразованың нинди операция ясатуы ачыкланды

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың Мәскәүдә операция кичерүе хакында язган идек.

Җырчы бүген хастаханә палатасыннан «подписчиклары» белән элемтәгә чыкты. «Интертат» җырчының клиникада нинди операция ясатуын ачыклады.

Гүзәл Уразовага Мәскәү хастаханәсендә операция ясыйлар

«6 сәгать операция кичердем. «Барысы да яхшы үтте», – диделәр. Әле наркоздан чыкканны сөйләп көлдерделәр. «Гузель, ты в реанимации», – диләр икән миңа, аңыма килгәч. Мин: «Я в реанимации? А я думала на фотосессии», – дигәнмен. Директка бик күп теләкләр килгән. Зур рәхмәт. «Шулай кирәк сиңа» дип язган кешеләр дә бар. Аларына игътибар бирмибез инде хәзер. Саулык булса, җитә бары да. Мин сезне яратам, исән-имин булыгыз», – дип хәленең алга таба баруын әйткән Гүзәл.

Караватына беркетелгән язудан Гүзәлнең пластик хирургия бүлегендә ятуы аңлашыла. Җырчы үзе кайсы җиренә операция ясатуын хәбәр итмәсә дә, караваттагы табличкада табибның фамилиясе язылган: Горкуш К.Н. Бу табибның Мәскәүдә пластик операцияләр ясаучы хирург булуы билгеле. Кристина Николаевна Горкуш – 16 еллык тәҗрибәсе булган белгеч.

Гүзәл Уразованың Мәскәүдән Казанга тагын да матурланып, тулыланып кайтуын көтеп калабыз.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова операциядән соң тамашачысы белән элемтәгә чыкты

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев