Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

6-12 майга йолдызлар фаразы

Кучкар. Бу чор борчылулар һәм дулкынланулар китерергә мөмкин, хаталар да булуы бар. Якын кешегез алдында үзегезне гаеп­ле сизәрсез. Аңлашылмаучанлыкны булдырмас өчен, сөйләшергә вакыт. Әгәр дә эштә хата җибәрсәгез, җавап­лылыктан качарга тырышмагыз. Хатагызны таныгыз, килеп чыккан проблеманы тиз чишәрсез.

Үгезбозау. Атнаның беренче яртысы уңышлырак һәм нәтиҗәлерәк булачак. Куелган бурычлар җиңел тормышка ашар. Җитәкче сезне бәяли, шуңа күрә хезмәт хакын арттыруны сорый аласыз. Партнерлар белән аралашу да яхшы нәтиҗәләр китерәчәк. Атнаның икенче яртысында финанс югалтулар булырга мөмкин. Ял көннәрен гаилә белән үткәрегез.

Игезәкләр. Элек ирешә алмаслык булып тоелган нәрсәләргә ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Үзегезне яхшы хис итәрсез, кәеф шәп булыр. Әмма вак проблемалар һәм киртәләрсез булмый. Ләкин хәзер бу сезне туктатмый. Артык эшләмәгез, башыгыз белән стенаны тишәргә тырышмагыз. Киләчәк финанс уңышларына нигез салу өчен яхшы мизгел.

Кысла. Матди яктан тотрыклы чор башлана, югалтулар көтелми, ә менә чит чыганаклардан акча керүе бар. Кыю карарлар кабул итү өчен яхшы вакыт. Әгәр дә сез кыю һәм җаваплы эш итсәгез, карьера үсеше мөмкин. Моңа сезнең эчке потенциал ярдәм итә. Балалар белән булырга вакыт табыгыз.

Арыслан. Мәсь­әлә­ләрне хәл итү, яңа эшләр башлау өчен шәп чор. Кирәкле танышулар булыр­га мөмкин. Яңа эшлекле элемтәләр булдыра алырсыз, алар киләчәктә башланган эшләрне уңышлы тәмамларга ярдәм итәчәк. Сатып алу өчен уңышлы чор. Атнаны чәчтарашта һәм косметик процедураларда тәмамлагыз. Күңел ачыгыз, романтик очрашу да уңышлы булыр кебек.

Кыз. Бу атнада җиңел булмас. Язмыш сезне сыный. Таркау булмагыз, ә максатчанлыгыгыз катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәчәк. Бизнес-партнерлар белән очрашулар теләгәнчә үтмәскә мөмкин, моның сәбәбе объектив булмаган бәяләү яки ялган. Бу чорда барлык эшләр дә авыр бирелә, ә финанс мәсьәләсе бигрәк тә.
Үлчәү. Җитди планнарны тормышка ашыру өчен уңай вакыт, капитал кертү һәм күчемсез милек сатып алу уңышлы булачак. Дәртегез, энергиягез күтәреләчәк. Уңышларыгызны якыннарыгыз белән мул өстәл артында билгеләсәгез яхшы. Бу ял итәргә һәм көч туп­ларга ярдәм итәчәк.

Чаян. Игътибарлы булыгыз – сезнең тирәгездә интригалар үрелә. Кирәкмәгән бәхәсләргә кермәгез, гайбәт объекты булуыгыз бар. Тулысынча үти алуыгызга ышансагыз гына вәгъдә бирегез. Хәзер зур үзгәрешләр өчен яхшы чор түгел. Гаиләдә вакыт үткәрү яхшырак. Соңга калып ялгыз йөрүдән баш тартыгыз.

Укчы. Яшәү потенциалы шулкадәр югары, сезгә беркем дә каршы тора алмаячак. Яхшы кешеләрне үзегезгә тартырсыз, симпатия уятырсыз, сезгә хезмәт һәм ярдәм күрсәтерләр. Барлык эшләр уңай барыр, акча проблемалары юк. Сез лаек булган бүләк алу мөмкинлеге дә бар. Мәхәббәт һәм эш арасында сайларга туры килергә мөмкин.

Кәҗәмөгез. Каршылыклы чор башлана. Бөтен көчегезне йодрыгыгызга төйнәп, «кояш астында үз урыныгызны яулап алырга» туры киләчәк. Фикерегезне исәпкә алсыннар өчен бар көчегезне куегыз. Дөрес стратегияне сайлагыз, үз позициягезне раслагыз һәм җитәкчеләр сезне тыңлар. Гаилә тормышында да аңлашылмау­чылыклар бар. Йортта кем хуҗа икәнен күрсәтегез.

Сукояр. Сатып алу өчен яхшы вакыт. Матурлыкта экономияләмәгез. Салонга, кафега яки театрга барыгыз. Бәлки чәч формасын үзгәртергә вакыт җиткәндер? Ләкин чыгымнарда уйлап эш итегез, «шиковать» итмәгез. Кирәкле әйберләрне генә сатып алыгыз. Интуициягезне тыңлагыз. Үз-үзеңә инвестицияләр кертү өчен иң яхшы вакыт.

Балык. Балыклар хезмәт баскычыннан күтәрелер. Финанс керемнәре булырга мөмкин. Планлаштыру өчен яхшы вакыт. Эш сәләтегез җимеш китерер, ә намуслылык хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр өчен яхшы нигез булып хезмәт итәчәк. Стандарт булмаган проблемаларны чишү өчен иҗади сәләт кирәк булачак. Гаилә тормышында барысы да тотрыклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев