Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

5нче гимназиядә укучылар юлда йөрергә өйрәнә

Балаларны кече яшьтән үк юлларда йөрергә өйрәтергә кирәк. Кире очракта аларның юл-транспорт фаҗигасенә эләгүләре ихтимал.

Чөнки хәзерге юллар үтә дә куркыныч, транспорт чаралары күбәйгәннән-күбәя бара. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүе беренче чиратта ата-аналарга бәйле булса да, бу эштән мәгариф учреждениеләре һәм әлбәттә инде, ЮХИДИ инспекторлары читтә калмый. 
15 гыйнварда Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы Инсаф Мингалиев һәм юл иминлеге дәүләт учреждениесенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова юл травматизмын профилактикалау һәм уткайтаргыч элементларны популярлаштыру максатыннан 5нче гимназиянең 1нче сыйныф укучылары белән “Куркынычсыз зебра” чарасын уздырды. 
Мәктәпнең яшь инспекторлары ПДД буенча агитбригада белән бергә беренче сыйныф укучылары каршында чыгыш ясады, куркынычсыз юл маршрутларын тикшерде. Аннан соң алар караңгы вакытта уткайтаргыч элементлар тагып йөрү кирәклеген өйрәнде. 
Иң соңыннан балаларга эш дәфтәрләре һәм уткайтаргыч элементлар бүләк итеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев