Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

5нче гимназия укучыларының лаеклы җиңүләре

2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителгән иде һәм бу илебезнең 190нан артык халкы өчен уртак йорт булуын, Россия киңлекләрендәге мәдәни, көнкүреш традицияләренең һәм телнең күптөрлелеген күз алдына китерү өчен бер сәбәп.

Илебез халыклары мәдәниятенә багышланган «Поведай мне, страна родная» фестивале М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты тарафыннан үткәрелә.

Бөтенроссия фестивален оештыручылар төрле номинацияләр өчен темалар һәм формалар тәкъдим итеп, төрле яшьтәге, төрле талантлы һәм мәнфәгатьләрдәге балалар өчен үз сүзләрен әйттерер гә, иҗади потенциалларын ачарга омтыла. Шушы көннәрдә университет бу масштаблы чарага йомгак ясады.


Фестивальдә Россиянең 32 төбәгеннән җиде меңнән артык кеше катнашкан һәм алар арасында безнең шәһәребез укучылары да булуы горурлык хисләре уята. 5нче гимназиянең 11нче сыйныф укучыларының фамилияләре конкурста җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә.

Фестивальнең җиңүчесе Зәринә Фазылҗанова эше татар милли бизәлешенә багышлана. Айсылу Сафиуллина I дәрәҗә призер, Ләйсән Халитова II дәрәҗә призер исеменә лаек була. Кызлар конкурс өчен юбиляр-язучылар – Кәрим Тинчурин һәм якташыбыз Азат Вергазов иҗаты турында буклетлар әзерли. Махсус жюри бүләге лингвистик тикшерү эшен башкарган Ләйсән Сафиуллинага тапшырыла, ул хатын-кызлар баш киеме калфак турында сөйли.


Фестиваль кысаларында Мәскәү дәүләт университеты Халыкара агарту акциясе – «Россия буйлап сәяхәт» әдәби уенын үткәрә. Анда исә илебезнең төрле почмакларыннан 3 меңнән артык укучы катнаша. III дәрәҗә призерлар исеменә Газизә Әкрәмова һәм Айсылу Сафиуллина лаек була. Без 5нче гимназия укучыларын һәм аларның рус теле һәм әдәбияты укытучылары Резедә Баһавиеваны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев