Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

50 ел пар канатта

Урамда парлашып йөргән олы яшьтәге кешеләрне күрсәм: «Менә бит ул бәхетле картлык! Пар канатың белән тигезлектә яшәүләргә ни җитә соң?!» – дип уйлап куям. Гомер көзен иңне-иңгә куеп уздырырлык кешең булу, зур шатлык ул. Ялгызлыктан Ходай сакласын дип, юкка гына теләмиләр инде.

Алтын туен каршы алучы парларга сокланмый, ак көнләшү белән карамый мөмкин түгел. Ярты гасыр элек тормыш юлын кулга-кул тотынышып башлаган яшьләр, бүгенгәчә шатлыкларны гына түгел, ә сынауларны, кайгы-хәс рәтләрне бергә кичергәннәр икән, балаларына гына түгел, киләчәк буынга да менә дигән үрнәк күрсәтәләр, дигән сүз. Шөкер, Күгәй авылы бәхетле гаиләләре белән горурлана ала. Һәм аларның берничәсе шушы көннәрдә алтын туйларын да билгеләп үтте әле. Алай гына да түгел, алар хөрмәтенә авыл мәдәният йортында «50 ел бергә» дип исемләнгән бәйрәм оештырылган иде. 
Алтын туйның хужалары – Зөлфия һәм Габдулла Хәйбуллиннар, Тәнзилә һәм Госман Гыйрфановлар, Фирдәнә һәм Хәлим Закировлар – авылның үрнәк гаиләләре. Юбилярларны «Күгәй» хужалыгының элеккеге рәисе Илнур Әхмәтҗанов белән авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова котлады. Загс хезмәткәре Роза Зиннәтуллина һәр гаиләне «юбилярлар китабы»на теркәде. Матур, изге теләкләр белән үрелеп барган бәйрәм аеруча үзенчәлекле узды. Чөнки, Хәйбуллиннарның кызы Гөлфия Никитина Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камаловны авылдашларына бәйрәм бүләге итеп махсус чакырган иде. Һәм, әлбәттә инде, кайткан кунаклар, эстрадабыз артистлары кичәгә ямь өстәде. Авыл халкы өчен дә икеләтә бәйрәм булды. Соңыннан, авыл җирлеге башлыгы истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ә инде кичәне оештырган мәдәният йорты директоры Алмаз Шәйхенуров белән Рәмзия Заһидуллинага аерым рәхмәт. Аларның эше бит инде ул, диярсез. Шулайдыр да, әмма авылның уңган-булган гаиләләрен барлап, зурлап хөрмәтләү, үзе игътибарга лаек. Күгәй халкын тагын бер шатлыклы вакыйга көтә. Шушы көннәрдә, ни һаять, яңа мәдәният йортына җылылык бирелде һәм ул үз ишекләрен ачачак. Яңа бинада тагын да дәртләнеп эшләргә, авыл халкын яңадан-яңа чаралар белән сөендерергә насыйп булсын. Ә юбилярларга теләк бер: тигезлектә озак еллар яшәргә язсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    фирдэнэ апа Халим абый сезон юбилеегез белэн котлыйм,сезгэ бэхет сэгэдэт ,озын гомертелим