Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

5 марттан Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга хәрби хезмәткә контракт төзегәндә өстәмә ярдәм чаралары гамәлдә

Шуңа бәйле рәвештә без ТР Казан шәһәре контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының өлкән инструкторы Ранель Сөләймановка мөрәҗәгать иттек.

- Контракт буенча хәрби хезмәткә керү өчен документларның минималь пакеты җитә - паспорт, чит ил гражданнары өчен монда булуларының законлылыгын раслаучы документ.

- Әгәр балалар бар һәм никах теркәлгән икән, никах һәм бала туу турында таныклык та кирәк булачак. Безнең барлык мәгълүмат базалары бар, хәрби комиссариатларны цифрлаштыру үткәрелгән, шуңа күрә хәрби билет булмаса да, без кандидатның гаризасын карый алабыз.

Шуны да искәртәсем килә, 5 марттан хәрби хезмәткә контракт төзегәндә гражданнар бер тапкыр бирелә торган пособие буларак 400 000 сумнан һәм хәрби хезмәттә катнашкан өчен ай саен 210 мең сумнан түләүләр алачаклар. Документларны рәсмиләштерү һәм медицина комиссиясе узу - барысы да бер урында. Махсус хәрби операциядә тәҗрибә туплаган солдатлар һәм командирлар, һәр яңа хәрби хезмәткәрне өйрәтәчәк һәм аларга ярдәм итәчәк.

Контракт төзү өчен якындагы хәрби комиссариатка, авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук, өстәп әйтәсем килә: алар белән элемтә җайга салынган, гражданның мөрәҗәгате турында, алга таба аны озатып йөрү өчен, безгә тиз арада хәбәр итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев