Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

45 яшьлек атказанган артисткага 20 ел төрмә яный

Россиянең атказанган артисткасы, 45 яшьлек Рамилә Хисамовага 20 ел төрмә яный

Прокуратура Россиянең атказанган артисткасы Рамилә Хисамова-Искәндәргә карата гаепләүне раслады. Ул 228.1нче маддәнең 5нче бүлеге буенча гаепләнә, бу маддә буенча кимендә 15 ел төрмә яный (максималь җәза – 20 ел яки гомерлектән иректән мәхрүм итү). Бу хакта Пенза өлкәсе прокуратурасы хәбәр итә. Аңа 3нче маддә (җинаятькә әзерләнү) буенча гаепләү белдерелә.

Тикшерү фаразынча, 2023 ел башында Рамилә Хисамова Пензада яшәүче танышы белән наркотиклар сата торган интернет-кибет ачу турында килешә. Хисамова мефедроннан башлый – 2,6 килограмм наркотикка акча түли, аны яшерелгән урыныннан ала һәм 300 граммлап бүлеп, бер өлешен Пензага баручы танышына бирә, калганын үзендә калдыра. Танышы, тагын башкаларны җәлеп итеп, 300 грамм наркотикны сатарга интернет-кибеткә куя. Әмма сата алмый калалар – Пенза полицейскийлары аларны кулга ала.

Август азагында Пенза полицейскийлары Рамилә Хисамованың Марушкинское бистәсендәге йортына тентү белән килә. Алар анда 0,05 грамм амфетамин һәм кокаин таба, ә автомобиленең ишеге эчендә 2 килограмм мефедрон табыла. Ул шунда ук кулга алына. «Бик зур күләмдә наркотикларны җитештерү, сату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Рамилә Риф кызы Искәндәр (Хисамова) Рамиля Искандер 1977 елның 24 июнендә Чиләбе өлкәсе Кунашак шәһәрендә туган. 2021 елда аңа «Россиянең атказанган артисткасы» исеме бирелә. Милләте буенча – татар кызы. Чиләбе сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлагач, Чиләбе театрларында эшли, 2002 елда Мәскәүгә килә, Станиславский театрында, Россия дәүләт академия яшьләр театрында эшли. 2013 елда улы Тимур туа, ире юк.

Егермедән артык фильмда, популяр сериалларда («Хиромант – 2», «Доктор Рихтер») уйнаган актриса. Ул «Царь» фильмында Иван Грозныйның хатыны Марияне дә уйнады. Ул шулай ук бик күп чит ил артистларын – Мила Кунис, Скарлетт Йохансон, Марион Котийярларны тавышландырган.

Хисамова белән бергә аңа ярдәм иткән танышлары Ярослав Шалев һәм Владимир Холькин да кулга алынган. Аларны хәтта гомерлеккә иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, чөнки бу – бик зур күләм санала. (Хатын-кызларны гомерлеккә иректән мәхрүм итү каралмаган).

2023 елның сентябрендә Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновны наркотиклар белән тотканнар иде. Ул 1 ел һәм 3 айга шартлы срокка хөкем ителде.

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты
Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев