Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

40 яшьтә ничек кияүгә чыгарга

Миңа 40. Ике ел элек үземә ошаган ирне очраттым һәм кияүгә чыктым. Таныш-белешләрем моңа шаккатты. Янәсе, мондый яшьтә ничек кияүгә чыгып булсын ди инде. Мин үзем дә бу хакта шактый нык уйландым. Һәм башымда бер уй барлыкка килде. Сезнең белән дә уртаклашыйм әле. 

Иң беренче чиратта килеш-килбәтегезгә игьтибар итегез. Артык авырлыгыгыз бар икән, ябыгыгыз. Бу, әлбәттә, төз буй сынлы хатын-кызларга кагылмый. Мәсәлән, 100кг авырлыгы булганнарга 3кгга ябыгу сәламәтлек өчен дә, матурлык өчен дә бик файдалы. Җитмәсә, “ябыккансың, һай, ничек чибәрләнеп киткәнсең“ дигән комплементлар ишетү ничек күңелле.Шул рәвешле, үз-үзегезгә ышаныч һәм хөрмәт тә үсәчәк. 
Кием-салым гардеробын җентекләп тикшерегез. Кирәкмәгән, озак киелмичә торган әйберләрне алып куегыз һәм ир-атларга ошый торган ачык төстәге киемнәргә ә(юбка, блузка,үкчәле аяк киеме) игьтибар итегез. Өгәр дә яңа киемнәр алырга акчагыз булмаса, аларны төрләндерегез. Аксессуарлар кияргә онытмагыз. 
Аяк киеме дә хатын-кызларга гына хас назлылык биреп торырга тиеш. Ямьсез, галәмәт зур аяк киемнәре кимәгез. 
Кыскасы, һөр кигән киемегез, әйткән сүзегез сезнең хатын-кыз икәнлеген әйтеп торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев