Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

40 яшьлек хатын 11 айлык оныгын вәхшиләрчә кыйнаган

Тикшерү эшләре бара.

Иркутск өлкәсендә 29 декабрьдә кич белән 40 яшьлек хатын 11 айлык оныгын елап борчыганга кыйнаган, дигән хәбәр социаль челтәрләрдә тарала.

40 яшьлек хатын 11 айлык оныгының башына, гәүдәсенә куллары белән дә, агач таяк белән дә суга.

Иркутск өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкил Татьяна Афанасьева сүзләренчә, бала хәзер Иркутск өлкә балалар клиник хастаханәсендә реанимациядә ята. «Табиблар фаразы буенча, аның гомеренә куркыныч янамый, ләкин озак реабилитация таләп ителә. Иң мөһиме – аңа куркыныч янамый», – дигән Татьяна Афанасьева.

Әби кешене тоткарлаганнар, ул гаебен таный, җинаять эше ачылган. Моңа кадәр дә бу хатынга ата-ана вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен протоколлар төзелгән, ул балигъ булмаганнар эшләре буенча хисапта тора.

Имгәнгән баланың үз анасына 18 яшь. Бу гаиләдә аның улыннан тыш тагын 4 бала үсә, алар барысы балигъ булмаган – 2 дән 9 яшькә кадәр. Хәзер аларны биредәге хастаханәнең балалар бүлегенә салганнар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев