Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

40 елга якын эшләүче ханымнар – Икмәк комбинатының тоткасы

Хезмәтләре белән хөрмәтле

Рәхәт заманда яшибез, шөкер. Сәүдә үзәкләренә кергәч, төрледән-төрле икмәк ризык­лары салынган киштә янында еш кына сайланабыз: чүпрәсезен алыйммы, әллә киселгәнен, яисә көнҗет, җитен, көнбагыш орлыклары, чикләвекләр кушылган мультибөртеклесенме? Төрлелектән күзләр камаша. Бер кисәк икмәккә тилмергән ачлык елларын искә алып, оят булып китә кайчак.

Чынлап та, бүгенге көндә традицион күмәч, арыш ипие, сыр­лы батоннан тыш, икмәк продукциясе һәркемнең теләген исәпкә алынып пешерелә, диярсең. Ябыгырга теләүчеләр дә, курыкмыйча, аз калорияле икмәк рызыгын куллана ала. Бу юнәлештә җитештерүчеләр бер урында таптанмый, кулланучылар ихтыяҗын исәпкә алып, гел үсештә. «Яшел Үзән икмәк комбинаты» да әледән-әле яңа продукциясе белән сөендереп тора. Яңа елны каршы алырга санаулы көннәр калганда, без узып баручы 2023 елга нәтиҗә ясап, әлеге предприятиенең алтын баганасы булган хезмәткәрләре – үз гомерләрен икмәк пешерүгә багышлаган уңган-булган ханымнар белән очраштык.

Рима Трусова, мастер:

– Мине Яшел Үзәнгә Башкортстан якларыннан язмыш җилләре ташлады. Дөресрәге, Свердловский азык-төлек сәнәгате техникумын тәмамлагач, 1986 елда Бөтенроссия юлламасы буенча бирегә эшкә килдем. Киләсе елның апрелендә хезмәт юлымны башлавыма 38 ел була. Иң әүвәл Декабристлар урамындагы икмәк заводында арыш ипие пешердем, соңрак Хәбир Гайнанович монда күчерде. Технолог буларак, мин камырның әчелеге, ачыткысы, сыйфаты өчен җаваплы. Мастерым Фәридә Галимҗановна лаеклы ялга киткәч, аның урынына калдым. Ничә еллар узса да, икмәк җитештерү буенча технология үзгәрмәде. Җаваплылык та шул ук, товарның ассортименты гына киңәйде, – дип сөйли Рима апа.

Башкортстан кызы Яшел Үзәнгә килеп урнашкач, тулай торакта яши. Тырыш, булдык­лы кызны җитәкчелек тә күреп бәяли һәм яшь белгеч буларак бер бүлмәле фатир бирә. Камыр изүче булып эшләүче коллегасы Любовь Матвеевна баскан урында ут уйнатучы кызны күреп, өйләнмәгән улына кәләш итү турында хыяллана. Теләге чынга аша да! Яшьләрне таныштыра һәм алар бик матур гаилә корып яши башлый. Ире Олег «Серго» заводында эшли, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Әнисенең гел икмәк пешергәнен күреп үскән уртанчы кызлары Ирина да бирегә килә, әзер ризыкны урнаштыручы. Ирен мәгелеккә югалткан Рима апаның бүгенге көндә ныклы терәге – балалары һәм оныклары. Әлбәттә инде яраткан эше, коллегалары алга таба яшәргә көч бирә.

Фәнзирә Әдиятуллина, мастер:

– Мин дә Башкортстан якларыннан. Азык-төлек техникумында белем алгач, 1987 елда юллама буенча, Рима ападан бер елга гына соңрак, Яшел Үзән икмәк комбинатына килдем. Технолог буларак без бөтен җитештерүгә җаваплы һәм түзем, тырыш кешеләр генә биредә эшли ала. Иң мөһиме эшеңне яратырга кирәк. Кызым Гөлназ­га да гел шул сүзләрне тукып торам. Ирем Алмаз Олы Шырдан егете. Аның белән Яңа ел дискотекасында таныштык. Гаилә корып, бер кыз тәрбияләп үстердек. Дөресен генә әйткәндә, 37 ел дәвамында бервакытта да эштән китү теләге булмады. Җитәкчелек белән уртак тел табып, дус-тату коллективта эшлибез, – ди Фәнзирә апа.

Фәнзирә апа, бер айдан лаеклы ялга чыгар яшем җитә, дип әйтсә дә, сүзләренә ышанмадык. Энергиясе ташып торган, елмаюлы карашы белән туң йөрәкләрне дә эретерлек ханымга нинди пенсия ди әле ул! Мичтән яңа пешеп чыккан күмәч кебек, биредәге хезмәткәрләр дә гел яшь булып саклана ахрысы. Һавасы шәп, дип шаярта үзләре дә.
 

Гөлназ Бикмуллина, мастер:

– Тумышым белән Мари рес­публикасыннан мин. Кечкенәдән әни янында камыр ризыклары пешеренергә ярата идем. Күрәсең, шул чакта ук кулым ятып торган. Икмәк комбинатында хисапчы булып эшләүче апам да бирегә чакырды. Аннан Казан кооператив техникумын тәмамлагач, максатчан юллама белән Яшел Үзәнгә җибәрделәр. Бүгенге көндә мастер буларак, кадрлар, техниканың куркынычсызлыгы өчен җаваплыбыз. Чимал булып, эш вакытында башлану мөһим. Кыскасы, һәр нәрсә контрольдә, үз урынында булырга тиеш. Яшел Үзән егете Линар белән гаилә корып, ике ул үстерәбез. Тормышымнан канәгать, яшьлек елларында сайлаган һөнәремә гомерем буе тугры. Димәк, дөрес юлдан барам, – ди әңгәмәдәшем Гөлназ апа.

Менә шундый тырыш, бервакытта да юк дип әйтә белми торган, икмәк комбинатының үсеше һәм киләчәге өчен җан атып, булсын дип йөгереп кенә йөрүче белгечләр хезмәт куя биредә.

«Яшел Үзән икмәк комбинаты» быел Мәскәүдә узган халыкара күргәзмәдә өч призлы урын яулаган.

Без даими рәвештә төрле бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә катнашабыз. Мәскәүдә оештырылган «Иң яхшы продукт – 2023» бәйгесендә «Альмандо» торты һәм милли ризыгыбыз чәк-чәк – алтын, ә «Буше» пирожное көмеш медальгә лаек булды. Быел яңа төрле ике икмәк – «Заливной», ул 95 процент судан тора һәм «Артизан» ипие пешерә башладык. Төп максатыбыз – һәр кулланучы үзенә кирәкле икмәк ризыкларын сайлап алсын. Әлбәттә инде, сыйфаты югары дәрәҗәдә булу безнең өчен иң мөһиме, – дип сөйли «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ директоры Татьяна Ипполитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев