Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

3нче гимназия иң-иңнәр арасында

3нче гимназиянең «Игелекле мәктәбе» илебезнең 500 иң яхшы волонтерлар отряды исемлегенә кергән.

«Добро не уходит на каникулы» бөтенроссия бәйгесенең «Добрый старт» номинациясе җиңүчеләре исемлеге билгеле. Экспертлар үз теләге белән ярдәм итүчеләрнең эшен бәяләп, Россиянең 500 иң яхшы волонтер отрядын билгеләгән. Бу исемлеккә Татарстаннан 32 отряд кергән, шуларның берсе – Яшел Үзәннән. Гимназиянең «Игелекле мәктәбе» рейтингның 167нче урынында, җиңүчедән бары 6 баллга гына калыша. 500 җиңүче отряд кыйммәтле бүләкләр алачак. Ә аларның мәгариф йорты, агымдагы елда волонтерлык эшчәнлеген үстерү өчен, грант отуга заявка бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев