Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

354 машина йөртүченең бурычы түләнмәгән

Яшел Үзәндә юл йөрү кагыйдәсен бозып, 10 мең сумнан артык бурычы булган 354 кеше исәпләнә. Штрафларның гомуми суммасы 890 мең сумнан артып киткән.

– Кагыйдә бозучы  штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш, – дип кисәтә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. – Бу срок узганнан соң  ул административ базага бурычлы буларак кертелә. Андый гражданнарга РФ КоАПның 20.25нче маддәсе буенча  беркетмә төзелә. Шуңа ярашлы рәвештә  штраф күләме икеләтә арта һәм ул 1 мең сумнан ким булмаска тиеш. Яисә мондый бурычлыга 15 тәүлеккә кадәр административ арест салынырга мөмкин.  Аны 50 сәгатьлек мәҗбүри эшкә дә җибәрүләре бар. Карарны суд чыгара.
Менә шулай, гыйнвар аенда  Фрунзе урамының 22нче йорты каршында ДПС экипажы «ВАЗ-21093» автомобилен туктата. Рульдә 19 яшьлек ир була. Тикшерә башлагач аның 2018 елда 28 тапкыр административ җәзага тартылган булуы ачыклана. Дүртесенең срогы чыккан була.
Бу кешегә РФ КоАПның 20.25нче маддәсенең 1нче өлеше буенча административ хокук бозу турында («Административ җәзадан качу») материал тутырыла. 
Судья  бу бурычлыга 4 тәүлеккә кадәр административ арест сала. Арест салынучыга  булган бөтен бурычын түләргә туры киләчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X