Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

34 яшьлек хатын-кыз 3 баласы белән янып үлгән

Кечкенә генә агач йортта янгын чыгу турында сигнал бирүче приборлар булмаган.

Амур өлкәсенең Свободный шәһәрендә зур фаҗига булган. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, кечкенә генә агач йортта янгын чыккан. Коткаручылар чакырылган урынга бик тиз килеп җиткән. Янгын сүндергәндә, 34 яшьлек хатын-кызның һәм аның 14 яшьлек, 8 яшьлек һәм тугыз айлык өч улының мәете табылган. Янгын 40 кв.м. мәйданга җәелгән.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Йортта янгын чыгу турында сигнал бирүче приборларның булмаганлыгы мәгълүм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев